Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә торган «Ватанны саклаучылар» фонды башлыгы Анна Цивилева белән очрашты.
Анна Цивилева Президентка бер ел эчендә фондның уңышлы эшчәнлеге һәм бүген аның филиаллары Русиянең барлык төбәкләрендә ачылуы хакында сөйләде. Фонд башлыгы сүзләренчә, анда ярдәм сорап махсус хәрби операция ветераннары гына түгел, ә гамәлдәге хәрбиләр, шулай ук һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары да мөрәҗәгать итә.
Владимир Путин Цивилеваның Русия хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә игътибарлы булуын билгеләп үтте. Президент фонд башлыгыннан алга таба да хәрбиләргә һәм аларның якыннарына карата шундый ук мөнәсәбәтне саклауны сорады.
Владимир Путин әйтүенчә, дәүләт махсус операциядә катнашучыларга алга таба да ярдәм итәчәк. Цивилева аяклары ампутацияләнгән хәрбиләрне кул белән идарә ителә торган автомобильләр белән тәэмин итүне реабилитация чаралары исемлегенә кертүне тәкъдим иткәч, дәүләт башлыгы: «Бу мәсьәлә хәл ителгән дип саныйбыз», – диде.