Җәмгыять
6 апрель 2024, 11:05

30 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә иреште

Республикада эшсезләр саны кими.

30 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә иреште30 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә иреште
30 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә иреште

Бу хакта 2023 елгы эш нәтиҗәләре турында Башкортстан Хөкүмәте хисабы барышында Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр итте. Премьер ассызыклаганча, Башкортстан беренче тапкыр хезмәт базарының федераль рейтингы лидерлары унлыгына керде.

- Биш ел эчендә төбәктә гомум эшсезлек дәрәҗәсе 2 тапкырга диярлек кимеде – 4,4 тән 2,3 процентка кадәр. Бу безнең өчен 30 ел эчендә рекордлы күрсәткеч. Узган ел уртача айлык хезмәт хакы 56,7 мең сумга җитте. Ул 2018 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкыр артты. Биредә без Башкортстан башлыгының 310нчы Указында билгеләнгән 50 мең сумлык ориентирны вакытыннан алда узып киттек,-диде Андрей Назаров.

Хезмәт базарында уңай динамиканы, министрлар кабинеты башлыгы сүзләренчә, икътисади үсешнең югары темплары тәэмин итә. Өч ел эчендә 2 меңнән артык эш бирүчегә 2 млрд. сум күләмендә ярдәм җибәрелгән. Бу 40 меңнән артык гражданның мәшгульлеген саклап кала.

Оешмаларга һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны уңышлы тормышка ашыру да соңгы еллардагы авырлыкны җиңәргә һәм хезмәт базарының төп күрсәткечләре буенча шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аңа эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, иҗтимагый эшләрне оештыру һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен укыту керә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас