Бүген композитор һәм җырчы, татар эстрадасының музыкаль продюсеры Урал Рәшитов “Бердәм Русия” партиясенә керү өчен гариза язды.
–Панкрат Назаровның бүгенге вәзгыятьне чагылдырган канатлы фразага әверелгән сүзләре бар: ”Авыр вакытта халык бергә җыела һәм бер-берсенә тотына, югыйсә бәла була”. Бүгенге көндә бердәмлекне һәм бер-береңә тугрылыкны сынау вакыты җитте. Махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне кайгырту өчен күз алдына китерә алмаслык күп эшләр башкаручы партиядән читтә калмаска карар иттем, – ди автор-башкаручы.
Урал Рәшитовның әсәрләре миллионлаган кеше йөрәкләрен әсир итте. Ул – барыбыз да яратып тыңлаган “Туан як”, “Әлдермеш”, “Кызыл розалар” хитлары авторы. Урал Рәшитов музыкаль таланты белән генә түгел, актив гражданлык позициясе белән дә аерылып торды.
Аның музыкасы һәрвакыт аның карашларын һәм кыйммәтләрен чагылдырды, һәм бүген Урал Рәшитов үзенең ышануларын һәм идеалларын тулырак чагылдырган “Бердәм Русия” партиясе тарафдары булу карарын кабул итте.
Әйткәндәй, тиздән без Урал Рәшитовның яңа композициясен ишетәчәкбез, Олег Газманов һәм Радик Юльякшин башкаруындагы яңа җыр алгы сызыктагы хәрбиләргә багышланган.