Җәмгыять
5 апрель 2024, 07:35

Документлар туплап бирергә вакытлары юк

Шуңа күрә хәрби хәрәкәт ветераннары айлык түләүләрне автомат рәвештә алачак.

Документлар туплап бирергә вакытлары юкДокументлар туплап бирергә вакытлары юк
Документлар туплап бирергә вакытлары юк

   Әйе, дөрес аңладыгыз, айлык түләүләр гаризасыз биреләчәк. Тиешле закон проекты Хөкүмәтнең уңай нәтиҗәсен алды һәм кичә Дәүләт Думасына кертелде. Бу хакта Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, СВО мәсьәләләре буенча эшче төркем башлыгы Андрей Турчак хәбәр итте.

 Турчак   әйтүенчә, күп кенә сугышчылар сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алган, әмма шул ук вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Шуңа күрә алар физик яктан кирәкле документларны җыя һәм закон буенча билгеләнгән түләүләргә гариза бирә алмыйлар. Әлеге механизм проблеманы ветеран статусы алганнарга түләүләрне автомат рәвештә исәпләү юлы белән хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас