4 апрельдә иртәнге сәгать 8дә Кушнаренко районы Матвеево авылында, Чәрмсн елгасы юлында “Ауди” автомобиле агып киткән, аның эчендә 14 яшьлек яшүсмер, бер ир һәм бер хатын-кыз булган. Пассажирлар машинадан үзләре чыгып, агачка менгәннәр. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика коткаручылары белән берлектә өчесен дә көймәдә куркынычсыз зонага эвакуациялиләр. Зыян күрүчеләр юк. Машина түбә өстендә суда тора, аны чыгару мәсьәләсе хәл ителә.
12 торак йортны, 184 йорт яны участогын, 7 автомобиль юлы участогын һәм 18 муниципаль берәмлектә 9 түбән су күпере участогын су басу белән бәйле 34 хәл контрольдә тотыла.
Әлшәй, Туймазы һәм Кушнаренко районнарындагы йорт яны участокларын су басуның 3 очрагы контрольдән алынды.
Суның иң зур күтәрелеше Кырмыскалы районының Бекетово торак пунктында Өсән елгасында теркәлгән – анда тәүлегенә 2 метрга якын күтәрелгән.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Дәүләкәндә коткарылган 8 кешенең 5се вакытлыча урнаштыру пунктында, калганнары туганнарында урнаштырылган.
Мониторинг өчен көн саен Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының пилотсыз авиациясе кулланыла.
Бүген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив селектор киңәшмәсе барышында Башкортстан Республикасын тыңлау үткәрелде. 2024 елгы су басу һәм янгын куркынычы чорына әзерләнү буенча чараларны үтәү һәм килеп туган хәлләр мәсьәләләре буенча БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чыгыш ясады.