Җәмгыять
4 апрель 2024, 06:54

"Мигрантлар эшләгән эшне кем эшләячәк?"

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасына биргән хисабында мигрантлар һәм миграция законы турында да проблеманы күтәрде.

донэллиот.рф "Мигрантлар эшләгән эшне кем эшләячәк?донэллиот.рф "Мигрантлар эшләгән эшне кем эшләячәк?
"Мигрантлар эшләгән эшне кем эшләячәк?Фото:  донэллиот.рф

 

 

  • Русиядә миграция эше системасын реформалауны хәвефсезлек өчен җавап бирә торган ведомстволар белән берлектә үткәрергә кирәк, - диде ул. – Террорчылар турында сүз барганда, мин русиялеләрнең хәлен аңлыйм.

Хөкүмәт рәисе Дәүләт Думасы депутатларына бу өлкәдә өстәмә инициативалар эшләргә кушты. Депутатлар җилкәсенә Русияне законнар ярдәмендә хәвефсезлек белән тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Русия Эчке эшләр министрлыгы миграция өлкәсендә контрольны катгыйлатырга, мигрантларга илдә тору вакытын ике тапкыр азайтырга, суд карарыннан башка гына мигрантларны илдән куып чыгару хокукын сорады.

Башкортстанда 1 мартка миграция исәбендә 42,7 мең чит ил гражданы торган. Быел ике ай эчендә 22,5 мең кешене исәпкә куйганнар. 11,9 мең кеше исәптән төшеп, кайтып киткән.

Фикер

Илдар Гильметдинов, Дәүләт Думасының милләтләр буенча комитет рәисе урынбасары:

  • Милли сәясәт өчен җавап бирүче министрлык кирәк. Әлеге вакытта мигрантлар арасында үзләренең вертикаль идарә итү формалаша. Тикшерүләр күрсәтүенчә, мигрантларның 43,5 проценты Русия законнары буенча түгел, шәригать законнары буенча яшәргә тели. 25 проценты бу карашларын массакүләм чараларда якларга риза.

Русиядә бүген 72 миллион кеше эшли, шуның 3 млны – мигрантлар. Махсус хәрби операция барган вакытта аларның хезмәтеннән бөтенләй баш тарта алмыйбыз. Аларның урынын кем алмаштырачак? Вьетнам, кытайлылармы? Аларның да үз проблемалары килеп чыгачак.

Мигрантлар арасында җинаять кылулар бар, әмма алар бөтен җинаятьләрнең 2 процентын тәшкил итә. Әлбәттә, легаль булмаган миграцияне туктатырга кирәк, әмма ксенофобия белән шөгыльләнергә кирәкми.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас