Җәмгыять
4 апрель 2024, 05:45

Кушнаренда су “Ауди”ны юл читенә агызып алып киткән

Пассажирларга  якындагы агачка үрмәләп  менүдән чара калмаган...

Кушнаренда су “Ауди”ны юл читенә агызып алып киткәнКушнаренда су “Ауди”ны юл читенә агызып алып киткән
Кушнаренда су “Ауди”ны юл читенә агызып алып киткән

Елгалар ташу, кар  эрү үзе белән борчылулар, мәшәкатьләр дә алып килде: Башкортстанда шул сәбәпле  "Ауди" машинасын су юл читенә агызып алып киткән.  Салондагы өлкән яшьтәге парга һәм аларның 14 яшьлек  оныгына  агачка үрмәләп менүдән чара калмаган...

  Эш шунда – республикада   иртә таңнан 112 системасына “Кушнаренко районы Матвеево авылы янында Чәрмәсән  елгасы ташып, юлны су баскан һәм “Ауди” машинасы кюветка төшеп киткән” дигән хәбәр килә.

   Пассажирлар машинадан  үзләре чыгып, якындагы  агачка үрмәләп менгәннәр һәм шунда ярдәм көткәннәр. Коткаручылар алар  янына көймәдә килеп җиткәннәр һәм юлга эвакуацияләгәннәр.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас