Җәмгыять
4 апрель 2024, 08:11

Башкортстан буйлап сәяхәт

Башкортстанда туризмга рекордлы  - 1,5 млрд сум федераль акча җәлеп ителгән.

Башкортстан буйлап сәяхәтБашкортстан буйлап сәяхәт
Башкортстан буйлап сәяхәт

 Бу хакта төбәк Хөкүмәтенең Дәүләт Җыелышындагы еллык хисабында премьер-министр Андрей Назаров белдерде.

- Безнең республика табигатенең матурлыгы, уникаль территория һәм халыкның кунакчыллыгы туризмның актив үсешенә сәбәпче булды. Бу максатларга ике ел эчендә федераль акчаларның рекордлы күләме җәлеп ителгән – 1,5 млрд сумнан артык. Узган ел туристлар агымы 2,2 млн сәяхәт тәшкил итте, 14% тан артык үсеш белән. Өч ел элек нибары 5 глэмпинг булса, бүген алар 100 дән артык, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Башкортстанда уникаль “Башкорт озын гомерлелеге” проекты гамәлгә ашырыла. Аңа ярашлы Беларусь һәм Абхазиягә сәяхәт кылалар. Бу проектта 35 меңнән артык кеше катнашкан. Төбәк ярдәме күләме 100 млн сумнан артып китте. Быел проектка Казахстан белән Үзбәкстан да кушылачак.

Ике ел эчендә мәктәп туризмы программасында 50 меңнән артык бала катнашкан.

- Геопарклар үсешенә зур этәргеч бирелде, бу максатларга 600 млн сумнан артык акча юнәлттек,-дип ассызыклады республика премьер-министры. – Мәсәлән, илдә бердәнбер ЮНЕСКО Глобаль геопаркларының халыкара челтәренә кертелгән – Янган-Тау,. «Торатау» геопаркына шундый ук статус бирү өстендә эшлибез. «Шүлгән-Таш»тарихи-мәдәни музей комплексы Халыкара премиягә лаек булды.

Премьер – министр аерым рәвештә ЕВРАЗИЯ күчмә цивилизацияләр музееның истәлекле проектын гамәлгә ашыру башлануын искә төшерде. Гомумән алганда, болар барысы да Русия Президентының юлламасында бирелгән максатчан ориентирга ирешү өчен яхшы нигез булып тора, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

resbash.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас