Җәмгыять
4 апрель 2024, 07:54

Башкортстан – бәхетле балачак иле!

   -Республикада гаиләләргә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау өчен барлык шартлар да булдырылырга тиеш,- диде бүген БР Хөкүмәтенең еллык отчеты вакытында ясаган чыгышында республика премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстан – бәхетле балачак иле!Башкортстан – бәхетле балачак иле!
Башкортстан – бәхетле балачак иле!

   -Республикада гаиләләргә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау өчен барлык шартлар да булдырылырга тиеш,- диде бүген БР Хөкүмәтенең еллык отчеты вакытында ясаган чыгышында республика премьер-министры Андрей Назаров.

   “Биш еллык эш дәверебездә күп балалылыкка трендны үстерүебез һәм саклавыбыз иң зур һәм уңышлы эш нәтиҗәбез булды. Ил Президентының үзенең юлламасында : “Зур күп балалы гаилә нормага, җәмгыятебез тормышының философиясенә, дәүләт стратегиясенең орентирына әверелергә тиеш”,-дигән иде. Бүген республикада 59 меңнән артык гаилә – күп балалы гаилә. Бу күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округында – беренче, ил буенча 7 урында торабыз. Максатыбыз – күп балалы гаиләләр санын 10 процентка арттыру”,-диде Назаров.

   Бүген Башкортстанда балалар туу дәрәҗәсе илдәге уртача күрсәткечләргә туры килә – 1000 кешегә 8,7 бала туу. Сабыйлар үлеме ике тапкырга кимегән.

   Ил Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында балалар һәм аларның ата-аналары өчен уңайлы, хәвефсез, дустанә мохит булдыру өчен республикабызда күп эшләр башкарыла.

   Андрей Назаров шулай ук Башкортстанда үлем күрсәткеченең кимүе хакында да әйтте. Узган елда ул 1000 кешегә 11,7 очрак тәшкил иткән. Бу соңгы 25 елда иң түбән күрсәткеч.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас