Җәмгыять
4 апрель 2024, 07:55

Андрей Назаров: “Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга кимеде”

Саннар теле белән әйтсәк - 4,4 проценттан 2,3 процентка кадәр.

Андрей Назаров:  “Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга кимеде”Андрей Назаров:  “Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга кимеде”
Андрей Назаров: “Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга кимеде”

   Соңгы биш елда Башкортстанда гомум эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкыр диярлек кимегән — 4,4 проценттан 2,3 процентка кадәр. Бу күрсәткеч 30 ел эчендә рекордлы булды. Бу хакта бүген, 4 апрельдә, республика премьер-министры Андрей Назаров  җиденче  чакырылыш Дәүләт Җыелышының  8 нче утырышында хөкүмәтнең еллык  отчеты  белән чыгыш ясаганда белдерде.

     "Икътисади үсешнең югары темплары хезмәт базарында да уңай динамика тәэмин итте. Биш ел эчендә гомум эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкыр диярлек кимеде — 4,4 дән 2,3 процентка кадәр. Бу безнең өчен 30 ел эчендә рекордлы күрсәткеч. Узган ел уртача айлык хезмәт хакы 56,7 мең сумга җиткән. Ул 2018 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкыр арткан.  Без 310нчы указда салынган 50 мең сум ориентирын  вакытыннан алда уздык. Шул ук вакытта халыкның  акчалата кереме 107,4% тәшкил итте һәм соңгы 25 елда беренче тапкыр ярлылыкның  минималь  дәрәҗәсе теркәлде”, диде Андрей Назаров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас