Җәмгыять
4 апрель 2024, 05:00

"Ачыгыз, бу мин, газовик..."

Ә сез газовик дисәләр, һәрвакыт ишек ачасызмы?

"Ачыгыз, бу мин, газовик...""Ачыгыз, бу мин, газовик..."
"Ачыгыз, бу мин, газовик..."

Беркемгә дә сер түгел, фатирларда газ шартлап, кешеләр имгәнгән, хәтта һәлак булган очраклар бар. Һәрберебез газ җиһазларының төзек булырга тиешлеген аңларга, газовиклар тикшерү белән килгәндә, аларга комачауламаска тиешбез.

    Әмма, кызганычка каршы, газовикларны  бусагадан үткәрмәүчеләр дә бар. Бу халык файдасына түгел. Шушы хәлне исәпкә алып, Русиядә депутатлар газовикларга газ җиһазларын тикшерергә комачаулаган өчен штрафларны арттыруны тәкъдим итте. Административ хокук бозулар кодексының 9.23 маддәсенә тиешле үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта кабул иткән дә инде.

   Шулай итеп, парламентарийлар  газовикларны бинага  кертмәгән өчен штрафны 5 000-10 000 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Әле штраф күләме – 1000-2000 сум. Вазифа биләгән  затлар өчен санкция -  100 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 500 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

    Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы  килешүдән баш тарткан өчен физик затларга 5-10 мең сум, вазифа биләгән затларга – 25 000-100 000, ә юридик затларга – 200 000-500 000 сумга кадәр штраф каралган.

     Газ җиһазларын диагностикалау тәртибен бозган очракта, вазифа биләгән затларга - 5 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф билгеләнәчәк.

    Газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштырган яки аны алыштырган өчен физик затларга – 5 000-10 000 сум, вазифа биләгән затларга – 25 000- 100 000 һәм юридик затларга 200 000 – 500 000 сумга кадәр штраф салыначак.

     "Закон актуаль һәм бик вакытлы: көнкүрештә газ куллану белән бәйле күп кенә аварияләр газ җиһазларының, торак биналарның төтен һәм вентиляция каналларының техник торышы канәгатьләнерлек булмаудан килеп чыга”, — ди Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше комитеты рәисе Павел Крашенинников.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас