Җәмгыять
4 апрель 2024, 07:00

16нчы каттагы ирне сәгать буе үгетләгәннәр

Нәрсә эшләргә уйлаган ул? Аракы сөреме каплаган кеше үзе өчен дә, башкалар өчен дә куркыныч шул...

16нчы каттагы ирне сәгать буе үгетләгәннәр16нчы каттагы ирне сәгать буе үгетләгәннәр
16нчы каттагы ирне сәгать буе үгетләгәннәр

Уфада полицейскийлар һәм коткаручылар 16нчы каттагы фатирдагы ирне уйламаган адым ясамаска сәгать буе үгетләгәннәр.

  Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, барысы да 28 мартта, Җәлил Киекбаев урамындагы күп катлы йортта янгын турындагы хәбәрдән  башланган.

  Янгын  урынына шунда ук оператив-тикшерү төркем, ашыгыч хезмәт вәкилләре юллана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирга тәрәзә аша үтеп кереп, янгынны сүндерә башлыйлар.  16нчы  кат ишеге эчтән бикле була. Шуңа күрә аны ватарга булалар. Эчке яктан бар нәрсә  янып беткән, әмма балконда кеше барлыгы ачыкланган.

   Полиция һәм ут белән көрәшүчеләрне күргәч, ир үзен адекват булмаганча тота башлый. Ул, әгәр дә аның шартларын үтәмәсәләр, начар адымга барачагы турында  кычкырган.

  Полиция подполковнигы Вадим Кәримов, полициянең өлкән лейтенанты Сергей Самохин һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бер сәгать буе ир-ат белән сөйләшүләр алып барган.  Ул сөйләшүләр  ирнең игътибарын  читкә юнәлтә һәм полиция хезмәткәрләре,  коткаручылар  шул мизгелдән файдалана – алар ирне куркыч урыннан читкә сөйрәп ала.

   35 яшьлек ир  шушы фатирда яши икән. Аны полиция бүлегенә  бу хәлне ачыклау өчен алып килгәннәр. Ул  спиртлы эчемлекләр эчкәнен һәм үз гамәлләре турында хисап бирмәгәнен таныган. Янгынның ничек килеп чыкканын  хәтерләми. Бу факт буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас