Мин шушы авылда туып-үсеп, укып кайтып, шушы авыл мәктәбендә 42 ел дәвамында физкультура дәресләрен укыткан, хәзер инде хаклы ялдагы кеше.
Менә бүген мин тагын мәктәпнең спорт залында, 3-4 рәтләп тезелгән элекке укучыларым каршында басып торам. Бу егетләр инде хәзер үзләре хаклы ялда, ләкин аларның берсен дә олыгайган дип әйтергә тел әйләнми: барсы да төз буй-сынлылар, пөхтәләр. Ирексездән, аларның шулай төз сынлы һәм ыспай булып гомер итүендә минем, физкультура укытучысының да, өлеше бардыр бит дигән уй килде башыма.
Бүген дә, моннан 50-55 ел элекке кебек үк, спорт залы шау-гөр килә: Ватанны саклаучылар көненә багышлап, “Картәтиләр өчен күңелле стартлар” дигән зур чара бара. Узган елда да шушы бәйрәм алдыннан “Әйдәгез әле, картәтиләр!” дип аталган волейбол уеннары оштырган идек, анда алган күңелле тәэссоратлар ел буена җитәрлек матур хатирәләр калдырды.
Быелгы бәйрәмгә дә әзерлек җитди алып барылды. Мин үзем, “Дружба” колхозының ветераннар оешмасы рәисе буларак, ярышлар үткәрү тәкъдиме белән авыл старосталары, авыл хакимияте башлыгы Мөнир Фәткуллинга, “Дружба” колхозы рәисе Зиләвир Мәкъсүтовка спорнсорлык ярдәме күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Алар идеяне хуплады, зур ярдәм күрсәтте.
“Картәтиләр өчен күңелле стартлар” бәйгесен үткәрүне оештыруга мәктәпнең физкультура укытучысы Илшат Габбасов тырышлык салды. Ул бүгенге көндә балаларны илебезнең чын патриотлары итеп үстерү өчен тырыша. Бүгенге ярышларны да җентекләп әзерләгән иде. Чара Бөек Ватан сугышында вафат булган һәм катнашкан авылдашларның якты истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салудан башланып китте. Авыл хакимияте башлыгы Мөнир Фәткуллин бәйрәмгә килгән барсын да кайнар тәбрикләде, уеннарда катнашучыларга уңышлар теләде.
СВОда хезмәт иткән якташыбыз Фәнил Габбасовка 21 февраль көнне Генерал Шәйморатов медале тапшырылган иде. Фәнилнең әтисенең катнашуы чарага мәртәбә өстәде, Фәнзил Габдулхай улына һәм Гүзәл Рәфкать кызына лаеклы ул үстергәннәре өчен зур рәхмәт әйтелде. Фәнилне ике баласы өзелеп көтә, берүк барлык егетләребез яу кырларыннан исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар дип телибез.
Бәйгедә Сәмән авыл хакимиятенә караган 9 авыл ир-егетләре җыелган иде, алар бик бирелеп көч сынаштылар. Уен төрләре артык катлаулылардан булмаса да, бик кызыклы иде. Жюри әгъзалары – колхозның баш инженеры Игорь Игнатьев һәм хисапчы Ирина Радионова бер секундны да күздән ычкындырмый, һәр уен төрен җентекле анализлап, бәя куя бардылар, иң лаеклы картәтиләр истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Уеннар барышында колхоз рәисе Зиләвир Хәйдәр улы Мәкъсүтов авылдашларының актив тормыш позициясенә ия булулары өчен шатлануын белдерде. Чөнки “Картәтиләр өчен күңелле стартлар” бәйгесендә хуҗалыкның элекке шоферлары, тракторчылары, мал караучылары шактый иде.
Соңгы сүзне староста Борис Васильев алды һәм бу матур бәйрәмне оештыручыларга, анда катнашучыларга, килгән тамашачыларга рәхмәт белдерде һәм киләселәрен дә шулай күңелле һәм матур эчтәлекле итеп бергә-бергә үткәрергә чакырды.
Бәйрәм авыл үзешчән сәнгать осталарының зур концерты һәм гөжләп торган самавыр артында тәмле чәй эчү белән тәмамланды.
Зиләвир Габбасов.