Җәмгыять
3 апрель 2024, 07:23

“Аек авыл" – тормыш яме!

Авылларның киләчәк язмышы бүгеннән хәл ителә башлый.  

“Аек авыл" – тормыш яме!“Аек авыл" – тормыш яме!
“Аек авыл" – тормыш яме!

Авылларның киләчәк язмышы бүгеннән хәл ителә башлый.

 

Башкортстанда “Аек авыл – 2023–2024” конкурсы республика - йомгаклау этабына чыгарыла.

Бүгеннән  катнашучыларның презентацияләрен халык алдында яклау башланды. Алдагы өч көндә бу чара дәвам итә һәм анда төрле районнардан килгән активлар үзләренең авылны яшәтү өчен төзегән прогарммаларын, уйларын һәм хыялларын, кыскасы, якты максатларын яклаячак.

Профильле министрлыклар, ведомстволар проектларга бәя бирәчәк. Алар муниципаль районнар тапшырган гаризалар, видеороликлар белән танышачак.

Быел “Аек авыл” проектында безнең 52 авыл һәм район катнаша.

Халык алдында чыгыш ясап, проектны яклаулар «Башкортстан» Дәүләт концерт залында (Кече зал, 9.00 – 17. 00 сәг. 3–6 апрель) уза.

 

Фотосурәтләрдә: эш шулай башланды.

“Аек авыл" – тормыш яме!
“Аек авыл" – тормыш яме!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас