Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель , 14:25

Уфа өстеннән пилотсыз аппаратлар оча

Алар югалган яшүсмерләрне эзләү операциясендә катнашалар.

Уфа өстеннән пилотсыз аппаратлар оча
Уфа өстеннән пилотсыз аппаратлар оча

Бүген, 2 апрельдә, Уфа Затоны территориясе һәм башкаланың төньяк өлеше өстеннән дроннар һәм самолет тибындагы пилотсыз аппаратлар оча. Бу техника ике югалган яшүсмерне — Павел Паличев һәм Дамир Адигамовны эзләүдә катнаша.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары өч тәүлек дәвамында укучыларны эзләү белән шөгыльләнәләр. БСТ телеканалына "Лиза Алерт" эзләү-коткару отряды хәбәр иткәнчә, бүген эзләү операциясе кысаларында Агыйдел елгасы һәм аның тирә-ягын тикшерү өчен һавага пилотсыз очу аппаратларын күтәрү турында карар кабул ителгән. Шуңа бәйле рәвештә Уфа, шәһәр яны һәм Благовещен районы халкын һавада самолет тибындагы пилотсыз очкыч барлыкка килүе турында кисәтәләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: