Җәмгыять
31 март 2024, 13:08

Тагын да кар ява...

Инде мартның соңгы көне, апрельгә аяк басабыз дигәндә генә... урамда рәхәтләнеп-кинәнеп кар ява башлады.

Тагын да кар ява...Тагын да кар ява...
Тагын да кар ява...

Инде мартның соңгы көне, апрельгә аяк басабыз дигәндә генә... урамда рәхәтләнеп-кинәнеп кар ява башлады.

   “Җирне тагын бер кат акларга өлгерим әле, исегездә калыйм әле менә шулай ”,- дигән кебек, ашыгып-ашыгып ява эре кар бөртекләре.

  Бу  кышның соңгы карларымы икән инде, әллә алда тагын да көтәме кар-бураннар? Ни булса да да, хәерлегә булсын!

   Хуш, март!

Фотосурәттә: роза куаклары җылы көннәрне көтә.

Автор фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас