Җәмгыять
30 Марта 2024, 06:10

Федераль дәрәҗәдә фикер алышканнар

27 мартта Мәскәүдә БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров профильле ведомстволар һәм оешмаларның федераль җитәкчеләре белән очрашты, төбәктә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм ирекмәнлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов очрашу барышында яшьләр сәясәтенең федераль көн тәртибенең төп өстенлекләрен билгеләп үтте һәм яшьләрне үстерү өчен төбәкләрдә инфраструктура базасын үстерүнең мөһимлеген билгеләде.

Республикада волонтерлык һәм ирекмәнлекне үстерү турында БР Дәүләт яшьләр комитеты җитәкчесе Дәүләт Думасының Яшьләр сәясәте комитеты рәисе, волонтерлык үзәкләре ассоциациясе Советы рәисе Артем Метелев һәм ассоциациянең башкарма директоры Кирилл Антонов белән очрашуда фикер алышты. Федераль коллегалар билгеләп үткәнчә, Башкортстан – барлык муниципалитетларда #МЫВМЕСТЕ штаблары ачылган беренче төбәк.

– Безнең республика җитәкчелеге яшьләр һәм волонтерларыбыз үз потенциалын максималь дәрәҗәдә тормышка ашыра алсын өчен шартлар тудыра. Һәм монда, һичшиксез, Росмолодежьның да, Волонтерлык үзәкләре ассоциацияләренең дә ярдәме мөһим. Федераль коллегалар белән төбәктә федераль вакыйгаларны үткәрү мәсьәләсен карарга килештек. Моннан тыш,  муниципалитетларның “ДоброЦЕнтр”  франшизасында катнашуын активлаштырабыз. Бу федераль франшиза, аның ярдәмендә оешмалар үз муниципалитетында социаль һәм гражданлык инициативаларын үстерү белән шөгыльләнә ала һәм моңа өстәп, үз проектларына өстәмә ярдәм һәм ресурслар ала,  – ди  Вито Сабиров.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас