Җәмгыять
29 март 2024, 07:15

“Безнең бурыч – күңелсез нәтиҗәләргә юл куймау”

Башкортстан Хөкүмәте язгы ташкынны имин үткәрү мәсьәләсен тикшерде.

“Безнең бурыч – күңелсез нәтиҗәләргә юл куймау”“Безнең бурыч – күңелсез нәтиҗәләргә юл куймау”
“Безнең бурыч – күңелсез нәтиҗәләргә юл куймау”

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә ташкынга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, 25 мартта Башгидрометның быелгы ташкын буенча төгәлләнгән фаразы алынган. Киләсе атнада республикада +11 градуска кадәр җылытачак, бу карның актив эреүенә, елгалар ачылган вакытта боз тыгынына һәм, нәтиҗә буларак, ташкынга китерәчәк.

- Хәзерге вакытта йорт яны территорияләрен һәм юлларны су басу буенча халыктан мөрәҗәгатьләр теркәлә. Безнең бурыч – күңелсез, җитди нәтиҗәләргә юл куймау, - дип ассызыклады Ирек Сәгытов.

Премьер-министр хәзерге вакытта барлык муниципалитетлар традицион профилактик чараларны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара, диде

Утырышка йомгак ясап, Ирек Сәгыйтов барлык ведомстволар җитәкчеләрен, шулай ук хакимият башлыкларын су басуны аварияләрсез уздыруга юнәлдерелгән чараларны үтәү буенча хезмәттәшлеккә чакырды.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас