Башкортстанда 2024 елгы чәчү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Март ахырына төбәк аграрийлары 143 мең тонна минераль ашлама сатып алган. Бер гектар чәчүгә исәпләгәндә, 22 килограмм алына.
– 2023 елда республика аграрийлары, авыр һава шартларына карамастан, 3,2 млн тонна ашлык уңышы алдылар. Бу - безнең үсемлекчеләрнең мөмкинлекләрне арттыру, технологияләрне үтәү, шул исәптән ашламаларны яхшы күләмдә кертү нәтиҗәсе. Шушы темпны сакларга кирәк. 2024 елга план – ким дигәндә 228 мең тонна ашлама сатып алу,– диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Республикада быел язгы кыр эшләре апрельнең икенче декадасында башланыр дип көтелә. Язгы культуралар 2 млн гектардан артык мәйданда чәчеләчәк.