Җәмгыять
28 март 2024, 07:55

“Килегез әле, шикле әйбер калдырганнар...”

Бүген Уфаның статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжыннан 500гә якын кешене эвакуацияләгәннәр.

“Килегез әле, шикле әйбер калдырганнар...”“Килегез әле, шикле әйбер калдырганнар...”
“Килегез әле, шикле әйбер калдырганнар...”

     Эвакуация турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Хәлгә ачыклык кертү максатыннан УКСИВТка  гадәттән тыш хәлләр ведомствосы белгечләре һәм техникасы  җибәрелгән.  Эвакуация барышында бинадан  500гә якын кеше чыгарылган,  алар  арасында – студентлар  һәм колледж  хезмәткәрләре. “Тикшерү үткәрелә”,  диләр министрлыкта.

   Исегезгә төшерәбез, үткән дүшәмбедә,  25 мартта, республикада  берничә учреждениедән – суд, хакимият, мәгариф һәм медицина оешмалары биналарына  шикле әйберләр калдырулары  турында аноним мәгълүмат килгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас