Малкайлар ничек яши?
“Ростелеком” оешмасы Морадым тарлавыгында яшәүче зубрлар (кыргый үгезләр) артыннан видеокүзәтү оештырган.
Башкортстанның “Морадым тарлавыгы” табигать паркына узган ел Белоруссиядән зубрлар кайтарылган иде. Оператор урман зонасында 11 камера урнаштырып, табигать паркының кунак мәйданында Wi-Fi оештырган.
Санлы сервислар ярдәмендә хезмәткәрләр зурбларның хәрәкәт иткән урынын күзәтә, аларның вакытында туклануын контрольдә тота, ерак арадан торып турникетлар һәм шлагбаумнар белән идарә итә. Ә туристларга исә онлайн кассалар һәм терминаллар аша билетлар сатып алу мөмкинлеге булдырылды.
Боларның барсы да киләчәктә Башкортстанга туристлар агымын җәлеп итәргә булышачак.
Үткән елда республикага 18 зубр кайтарылган иде. Аларның бер өлеше вольерларда, калганнары иректә яши. Зоологлар әйтүенчә, зубрлар Морадым тарлавын үз иткән. Киләчәктә аларның саны ишәеп, 1000 башка (!) җитәр дип күзаллана.