Мәскәүнең “Крокус Сити Холл”ында зыян күргән кешеләргә ярдәмгә дип артистлар зур гына суммаларда акчалар күчерә башлаганнар. Мәсәлән, Ольга Бузова 2 миллион сум акча биреп кенә калмаган, үзенең җанатарларын да зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә чакырган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән.
Ольга хәйрия счетына акча күчерүе турында квитанциясен күрсәткән. Билгеле булуынча, счетны Сбер һәм Русия Кызыл Хачы ачкан.
“Ерткычларча ясалган теракт корбаннарына ярдәмгә яңа гына акча күчердем. Квитанциямне фонд эшли, алдау түгел дип аңлатыр өчен күрсәтәм”, - дип язган Ольга Бузова.
Телевидениедә алып баручы: “Нинди сумма күчерүегез мөһим түгел, ярдәмнең бар төре дә мөһим”, - дигән.
Русия артистларыннан җырчы Инстасамка 1 миллион, Егор Крид шулай ук 1 миллион сум акча күчергән. Рэпер Моргенштерн (Русиядә чит ил агенты дип танылган) теракт вакытында йөзләгән кешене концерт залыннан чыгарышкан 15 яшьлек Ислам исемле үсмергә – ул анда гардеробта эшләгән булган – бер миллион сум бүләк иткән иде.
“Руки вверх!” төркеме лидеры Сергей Жуков шулай ук “Крокус” корбаннарына акчалата ярдәм кулы сузган. Ул русиялеләр белән соклануы, авыр вакытта аларның берләшүе бик мөһим булуы турында әйткән.