Уеннан уймак чыга, табадан коймак чыга дигәнне ишеткәнегез бардыр, дуслар. Үткән ял көннәрендә шушы сүзләргә туры килгән хәл булган – Башкортстанда 7 яшьлек малай “Лего” конструкторы белән уйнаганда, авызына шул уенның вак детален капкан. Куркыныч бер нәрсә дә юк сыман, ләкин деталь, протез кебек, малайның тешенә менеп “утырган”.
Әнисе улының “ протез”ын салдырырга тырышкан да соң, әмма уңышсыз. Шуннан балага ярдәмгә коткаручыларны чакырганнар. Алар пассатижлар ярдәмендә тешне азат иткәннәр. Малай да молодец, тешне коткару операциясе вакытында сабыр гына торган, түзгән.