Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада 34 нче Агросәнәгать форумын ачу вакытында телекүпер режимында Чакмагыш районында кошчылык корпусы эшли башлавына старт бирде. Яңа комплекс Чакмагыш районында «Стәрлебаш кошчылык фермасы» җәмгыяте базасында кошчылыкны үстерү» инвестиция проекты кысаларында төзелгән. Проект узган елның февралендә инвестсәгатендә каралды һәм өстенлекле исемлеккә кертелде.
- Инвесторга үзе азык әзерләү өчен 124 гектар җир мәйданы бирдек. Предприятиедә техник модернизация бара. Бу, әлбәттә, сөендерә. Исегезгә төшерәбез, элек кошчылык фабрикасы «Чәрмәсән» исемен йөрткән, авыр вакытлар һәм банкротлык процедурасын кичергән. Беренче корпус эшли, бүген 20 мең башка тәгаенләнгән икенче корпус эшли башлады. Тагын 3-4 корпус ремонт стадиясендә. Һич арттырусыз бу вакыйга муниципалитет өчен дә, гомумән, төбәк икътисады өчен дә әһәмиятле, анда һәр җитештерүче зур организмның мөһим өлеше булып тора, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Инвестиция проектын 2027 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Предприятиене модернизацияләүгә барлыгы 224,2 млн. сум инвестицияләнә. Проектка ярашлы, ферма елына 780 тонна кош ите чыгарырга тиеш-бу 540 мең баш дигән сүз.