Быел җәй 500 меңгә якын бала республика лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балалар өчен 1 770 ял оешмасы эшләячәк. Алар арасында — 911 көндезге, 99 — шәһәр читендәге стационар лагерь, 10 - палаткалы лагерь, 675 - балалар хезмәт һәм ял лагерьлары, 75 профильле (тематик) лагерь бар.
Башкортстанның балалар лагерьларында Луганск һәм Донецк республикаларыннан 1200 бала ял итә алачак. 2024 елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга барлыгы 2,96 миллиард сум акча каралган. Төбәкнең мәгариф һәм фән министры искәрткәнчә, ата-аналар республика программасы кысаларында балалар лагерена юллама бәясенең 30 проценты күләмендә компенсация ала алачак.
Башкортстан Башлыгы балаларның лагерьларда булу хәвефсезлеген, янгынга каршы, санитар таләпләрне төгәл үтәүне тәэмин итәргә кушты.
— Шулай ук балалар күңеленә яхшылык салу да мөһим. Шуңа күрә “Иң мөһиме турында сөйләшү”, “Ирләрчә сөйләшү” яки башка проектлар кысаларында чаралар каралырга тиеш. Балалар янына очрашуларга махсус хәрби операциядә катнашучылар, министрлык, ведомство җитәкчеләре килсен иде, — диде Радий Хәбиров. — Без һәрвакыт балаларыбызның акыллы, белемле һәм инсафлы булып үсүләре өчен тырышырга тиеш.
Фото: glavarb.ru