Күпләребезнең урам чатларындагы баннерларда, социаль челтәрләрдә, хәтта җәмәгать транспортында: “Бурычтан котылырга ярдәм итәбез! Банкрот ясыйбыз! Безгә мөрәҗәгать итегез!” дигән рекламаларны күргәне бардыр. Бурыч сазлыгына батып, банклар, кредит оешмалары белән вакытында исәпләшә алмаган күпләр шундый рекламаларга өмет багълап, банкротлыкка чыгуга бирә. Ләкин! Бу процедура законлы булса да, аның кимчелекләре, гражданнар өчен уңайсыз яклары бихисап.
Шушы көннәрдә “Ничек банкрот булмаска?” дигән темага матбугат конференциясе булды.
Анда Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец, бүлек начальнигы Динара Мәһәдиева, РГАУ күпфункцияле үзәкнең ведомствоара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Алия Сокольникова һәм БР Милли банкының икътисад бүлеге начальнигы Фәнүзә Кәлимуллина катнашты.
Матбугат конференциясе үткәрүнең актуальлеге шунда – үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан суд һәм судтан тыш тәртиптә банкрот булып танылган физик шәхесләр саны буенча бишенче урынны биләгән. Шул ук вакытта гражданнар еш кына банкротлык процессында финанс идарәчеләр тарафыннан намуссызлык, банкротлык буенча хезмәтләрне көчләп тагу, бу өлкәдә агрессив реклама кебек күренешләр белән очраша.
Журналистлар белән очрашу вакытында экспертлар банкротлык процедурасы һәм аның нәтиҗәләре, нинди бурычларны гамәлдән чыгарырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Еш кына банкротлык процедурасына халыкның социаль яктан якланмаган катламы вәкилләре мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр: болар – күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, эшләмәүче гражданнар.
- Бурычка баткан кешенең типик портреты – ул 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге кеше, күбесенчә хатын-кызлар, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, кереме, мөлкәте булмаганнар, - ди Динара Мәһәдиева. – Банкротлыкка бирүләренең төп сәбәбе – бурычларын түләргә акча җитмәү.
Петр Клец аңлатуынча, Русиянең икътисади актив халкының 57%ның заемнары һәм кредитлары бар. Шул ук вакытта русиялеләрнең 20%ы – кредитларын вакытында түләмәүче кешеләр. Соңгы елларда микрофинанс оешмаларының клиентларына әйләнгән гражданнар саны да арткан. Кызганычка каршы, шушы хәлләр фонында “бурычларыгыздан азат итәбез” дип тәкъдим итүче коммерция оешмалары барлыкка килде.
- Гражданнарның банкротлык процедурасын алып баручы финанс идарәчеләрнең гамәлләренә карата шактый күп шикаятьләр килә, - ди Петр Клец.
Динара Мәһәдиева исә физик затларның банкротлык процедурасының уңай һәм тискәре яклары турында җентекләп сөйләде. Уңай ягы шунда – банкротлык ул реабилитация процедурасы булып санала. Ул бурычлының түләү сәләтен тергезүгә, бурычтан азат итүгә юнәлтелгән. Кредитларны һәм заемнарны да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны да исәптән чыгарырга мөмкин. Ләкин шул ук вакытта әхлакый яки физик зыянны каплау һәм алиментлар буенча бурычлардан беркем дә азат итмәячәк.
Бердәнбер торак, әгәр ул банкка залог итеп салынмаган булса, һәм көнкүреш әйберләре бурычлы кешедә кала. “Банкротлык процедурасы җаваплылыктан нигезсез качу һәм бурыч йөкләмәләрен туктату өчен тәгаенләнмәгән”, - дип ассызыклады Динара Мәһәдиева.
Банкротлык минусларының иң зурысы – кешенең керемнәре белән финанс идарәчесе идарә итә. Бурычлының милкен сатудан кергән барлык акчалар, аның хезмәт хакы һәм башка керемнәре кредиторларның таләпләрен, банкротлык процедурасы чыгымнарын каплауга юнәлтелә. Бурычлы кешегә банкротлык чорында яшәү минимумы гына бирелә. Ул 2024 елда РФ территориясендә 16 844 сум, пенсионерлар өчен - 13 290 сум, балалар өчен - 14 989 сум тәшкил итә.
Банкротлыкка чыгу бушлай түгел! Бу процедураны үтәргә әзер кеше финанс идарәчесенең хезмәтенә түләргә тиеш булачак. Моннан тыш, банкрот статусы җитәкче вазифаларны биләү өчен чикләүләр куя, ә кредит алганда банкротлык процедурасы турында хәбәр итәргә кирәк булачак.
Алия Хәкимова күпфункцияле үзәк офислары аша судтан тыш банкротлык процедурасы турында сөйләде. 25 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр бурычы булган гражданнар банкротлык процедурасын судтан тыш үтү буенча мөрәҗәгать итә ала. “Шул ук вакытта күпләр үз бурычларының төгәл күләмен, банклар белән төзегән килешүләрнең реквизитларын төгәл белми”, ди Алия Хәкимова.
Фәнүзә Кәлимуллина бурыч сазлыгына ничек эләкмәскә дигән киңәшләре белән уртаклашты:
- Иң башта ныклап уйларга кирәк - сезгә әлеге вакытта кредит кирәкме? Бәлки, бераз көтү һәм кирәкле сумманы туплау җиңелрәктер? Әгәр дә инде кредитсыз берничек тә булмый икән, аны Русия Банкы лицензиясе булган оешмалардан гына алыгыз. Моны cbr.ru регулятор сайтында тикшереп була. Шартларын аңламасагыз, килешүгә кул куярга ашыкмагыз. Әгәр финанс яктан авыр хәлдә калсагыз, проблемаларыгыз турында банк белән сөйләшегез. Авыр хәлдән чыгу юлын табарга була.
Сөйләшү ахырында экспертлар бурычка батмас, авыр хәлдә калмас өчен гражданнарның финанс грамотлылыгын арттырырга кирәклеген кат-кат ассызыкладылар.