Җәмгыять
22 Марта 2024, 11:25

Ике егет ялгыш үзләренә атканнар

Хәзер яшьләр туган көннәрне шулай  билгелиме әллә?..

Ике егет ялгыш үзләренә атканнарИке егет ялгыш үзләренә атканнар
Ике егет ялгыш үзләренә атканнар

Уфада яшьләрдән торган компания коттеджлы поселокта туган көн үткәргән. Туган көн – туган көн инде, аракы һәм коралга урын булмаса, барысы да яхшы тәмамланыр иде. Кызганычка каршы, егетләрнең берсе үзенең пистолетын күрсәтергә теләгән... Бәлки, мактанасы килгәндер.

Арытабан нәрсә булгандыр, монысын тикшерү ачыклар, әмма егет ялгыш үзенең битенә аткан. Алай гына да түгел, дусты моның пистолетын читкәрәк алырга теләп тотынгач, анысы да ялгыш үзенең кулбашына атып җибәргән... Зыян күрүчеләрне дәваханәгә алып киткәннәр.

Хәзер туган көннәрне шулай пистолетлар белән билгелиме әллә яшьләр? Бик хөрт. Әти-әниләре кая карагандыр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас