Татар халкының киң билгеле улы, “Өмет” гәзитенең тугры дусты, популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм композитор Мидхәт Мәҗит улы Әбделманов вафат булды.
Мидхәт абый халкым, туган телем дип җан атучы мөхтәрәм зат иде. Иҗаты белән кешеләр күңеленә өмет чаткылары салырга, гамьсезләрне дә уятып җибәрергә тырышты.
“Өмет “ гәзите белән аны дистә елларга сузылган дуслык җепләре бәйләде. Ул безнең коллектив өчен өлкән абый да, кирәк вакытта киңәшче дә, хөрмәткә лаек зур шәхес тә иде. Яңа язылган җырлары һәм шигырьләре иң беренче булып “Өмет” битләрендә дөнья күрде, бүген аларны Татарстанның һәм Башкортстанның атаклы җырчылары башкара. Мидхәт абый үз гомерендә бик күп изге эшләр башкарган, бик күпләргә ярдәм кулы сузган кеше. Аның тагын бер күркәм гадәте бар иде: ел саен якыннарына, туганнарына “Өмет”кә подписка бүләк итте.
Ул вафатыннан соң сокланып һәм сагынып искә алырлык иҗади мирас, матур эшләр калдырды.
Мидхәт абый, тыныч йокла. Урының җәннәт түрләрендә булсын.
Хушлашу 22 мартта, сәгать 10.00да Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Адресы: Гоголь урамы, 58нче йорт.