Җәмгыять
21 март 2024, 09:15

“Бер отмасам, бер отармын әле...”

Лотерея билеты сатып алу белән мавыккан ир, ниһаять, зур сумма  откан.

“Бер отмасам, бер отармын әле...”“Бер отмасам, бер отармын әле...”
“Бер отмасам, бер отармын әле...”

   Башкортстанда элек янгын сүндерүче булып эшләгән Констатнтин Есипов  лотереядә 2 млн сум акча откан.

    “Столото”ның  матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул гадәттә үзенең яраткан саннары булган билетлар сатып ала торган булган, ә бу юлы  сатучыдан “минем өчен очраклы тәртиптә өч билет сайлап бирегез әле” дип сораган.

   “Билетларны  машинамның бардачогына салдым,  алар  ай буе шунда йөрделәр. Мин аларны соңыннан гына искә төшердем. Уен нәтиҗәләрен  лотерея сайтындагы тиражлар архивыннан  тикшердем.  Машинага дип  ике миллион сум отканымны күргәч,  тын  калдым. Хатыным миннән “нигә тын калдың әле? ” дип сорады. Мин зур сумма оттым, ахыры, дип җавап бирдем. Хатыным миңа ул вакытта ышанмады", - дип искә ала Константин.

Җиңүче табышын акчалата  алырга карар иткән.  Ул акчаның бер өлешен сәламәтлеген ныгытырга, ә калган өлешен  хатыны белән диңгездә ял итүгә һәм балаларга бүләкләргә сарыф итәргә планлаштыра.

 Пенсиягә чыкканчы ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерүче булып эшләгән.  Хәзер хатыны белән балык тотарга йөри: алар бергәләшеп табигатьтә тынлыкта ял итәргә  яраталар. Лотерея билетлары сатып алу  Костяның  күпьеллык мавыгуы икән.  Совет чорында аңа хәтта  спорт велосипедын оту  бәхете тигән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас