Җәмгыять
20 март 2024, 14:14

Радий Хәбиров яшьләр форумы катнашучылары белән аралашты

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген, 20 мартта,  Чишмә районында Радий Хәбиров “Ирләрчә сөйләшү“  республика яшьләр патриотик форумында катнашучы укучылар белән очрашты. Ул Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот“ хәрби-патриотик паркы мәйданчыгында уза.

Исегезгә төшерәбез, чара кысаларында төбәк җитәкчесе курсантлар белән иртәнге зарядкада катнашты, шулай ук парк территориясен карап чыкты һәм “Батырҙар ярышы“  ярышларын күзәтте. Очрашуда республика башлыгы  “Ирләрчә сөйләшү“  яшьләр форумына зур кызыксыну белән килүен билгеләп үтте.

– Бу минем идея иде. Мин бүгенге көннең бер өлешен сезнең белән үткәрергә теләдем, – диде Радий Хәбиров. – Сезне алда зур тормыш юлы көтә, укудан соң сез төрле һөнәрләр алачаксыз. Һәм сезнең иңнәргә алга әйдәргә тиешле республика ятачак. Шуңа күрә бүгенге язгы форумның төп идеясе – сезгә ниндидер яхшылык  бирергә тырышу.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас