Бүген, 20 мартта, Чишмә районында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот“ хәрби-патриотик паркында булды. Биредә 19-21 март көннәрендә “Ирләрчә сөйләшү“ республика яшьләр патриотик форумы уза. Төбәк җитәкчесе республика мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф укучылары булган 250 курсант белән иртәнге зарядкада катнашты, алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, кадетлар һәм юнармиячеләр.
Башкортстан башлыгы иртәнге построениедә “Ирләрчә сөйләшү“ республика яшьләр патриотик форумында катнашучыларны сәламләде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров балаларга “Патриот“ хәрби-патриотик паркында старт алган “Ирләрчә сөйләшү“ проекты турында сөйләде.
– Без сездән өлкәнрәк, бу тормышта нәрсә дә булса аңлыйбыз, илебез чәчәк атсын өчен яшибез, ә иң мөһиме – Ватаныбызны саклар өчен. Сез монда үткәргән өч көн эчендә без сезгә белемнәребезне, ничек һәм ни өчен ир булырга кирәклеген күрсәтергә тырышырбыз дип ышанам. Сезгә яхшы көн телим! – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Аннары "Патриот" паркы плацында яшь курсантлар төбәк җитәкчесе белән бергә иртәнге зарядкада катнаштылар. Чакырылган кунаклар арасында – Әфган сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, “Батырлык өчен“ медале иясе Виктор Гурьев, Әфган сугышында катнашучы, республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Әфганстан һәм махсус хәрби операцияләр ветераннарының Русия берлегенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Глушко, “Салават Юлаев“ хоккей командасы капитаны Григорий Панин, “Россиянең иң көчле кешесе“ турнирының дүрт тапкыр җиңүчесе Эльбрус Нигъмәтуллин, катнаш көрәшче, республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Джефф Монсон, күп тапкырлар көрәшчеләр алдында чыгыш ясаучы автор җырларын башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бадамшин.
Чыганак: glavarb.ru