Җәмгыять
20 март 2024, 06:40

Халык мәнфәгатен алга куеп

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 60 яшьлек юбилеен билгели.

Халык мәнфәгатен алга куепХалык мәнфәгатен алга куеп
Халык мәнфәгатен алга куеп

   Бүген, 20 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 60 яшьлек юбилеен билгели. Без, республиканың “Өмет” гәзите редакциясе коллективы, барлык котлауларга кушылабыз. Радий Фәрит улына ныклы саулык, киләчәктә дә барлык изге башлангычларында зур уңышларга ирешүен, гаилә бәхете, дәрт-дәрман телибез.

  Радий Фәрит улының күркәм юбилее уңаеннан “Өмет”  укучыларының да  әйтер сүзе бар:

Динар Хөснетдинов, Дүртөйле районы Мәскәү авылы биләмәсе башлыгы:

 - Үзе дә авылда туып-үскәнгәме, Радий Фәрит улы республика авылларын төзекләндерүгә, авыл халкының яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга зур игътибар бүлә. Шушы максаттан чыгып, төрле программалар эшли. Шуларның берсе – “Аек авыл” республика конкурсы. 2020 елда Радий Хәбиров аның  приз фондын 10 тапкыр арттырды һәм ул үткән ел  48 млн. 400 мең сумга җитте. Әлбәттә, бездә кызыксыну барлыкка килде, чөнки авыл биләмәсенең еллык бюджеты зур түгел – 6 миллион сум тәшкил итә, ә монда конкурста беренче урын өчен 6 млн. сум бирәләр.

2022 елда “Аек авыл” конкурсында  катнашып, без дүртенче урынны алдык. Бу, әлбәттә, безне канәгатьләндермәде һәм без җиңгәнчегә кадәр барырга булдык. 2023 елда активлык күрсәтеп, 1 урынны яуладык! Бюджетны 2 тапкырга күбрәк тулыландырдык. Җиңгән акчага территорияне төзекләндердек, тренажерлар белән спорт мәйданчыгы булдырдык, урамнарны чистартучы трактор өчен асылмалы җиһаз сатып алдык.

Безнең авыл бәләмәсе башка проектларда да катнаша. Мәсәлән, 2020 елда “Авылкаем минем” төбәкара конкурсында катнашып, беренче урынны яулаган идек.

  Әлбәттә, республика җитәкчелегеннән ярдәм булмаса, без бу җиңүләрнең бересенә ирешә алмас идек. Радий Фәрит улының шәхсән ярдәмен тоеп яшибез без. Ул сүзе белән дә, эше белән дә безне җиңүләргә дәртләндерә.

Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстанда даими вәкиле:

Башкортстан татарлары, 2018 елда республикага Башлык булып Радий Фәрит улы Хәбиров кайткач, киләчәккә зур өметләр баглады. Шул өметләрнең күбесе бүгенге көнгә тормышка ашты, хәл ителде.

Бик мөһим һәм беренчеләре ул – шәхесләребезне һәм бөекләребезне сынландыру булды. Уфада бер-бер артлы бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, “кара генерал” Даян Мурзинга, каһарман генерал Миңлегали Шәйморатовка һәйкәлләр куелды. 1945 елның маенда Рейхстаг түбәсенә беренче булып Кызыл байрак кадаган батырыбыз Гази Заһитовка туган ягында һәйкәл калыкты.

Халкыбыз гыйлемле безнең һәм ул һәрвакыт мәгърифәткә омтылган. Нефтекама шәһәрендә полилингваль татар мәктәбе ачылуы шул юнәлештә эшләрне дәвам итүгә зур ышаныч тудырды.

Дистәләгән еллар дәвамында көтелгән чара – Төбәк Башлыгының Республика татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы безнең өчен тагын бер зур уңай күренеш булды. Анда халкыбыз вәкилләре төрле мәсьәләләрне күтәрде һәм очрашу аларның хәл ителәсенә зур өметләр тудыртты.

Ике ут күрше – Татарстан һәм Башкортстан арасында икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә элемтәләр ныклы булды. Ә Радий Фәрит улы җитәкчелеккә килгән елда ук Башкортстанда Татарстан көннәре узуы ике республика җитәкчеләренең дустанә мөнәсәбәтләрен танытты, бәйләнешләрне яңа баскычка күтәрде, ике республика арасында мәдәни-рухи элемтәләргә сулыш өрде.

Форсаттан файдаланып, Радий Фәрит улы Хәбировны күркәм юбилее белән тәбриклибез. Аңа ныклы сәламәтлек һәм Халкыбыз, Ватаныбыз, Илебез, Динебез өчен хәерле гамәлләр кылырга, тормышыбызның бәрәкәтен арттырыр, күркәм нәтиҗәләргә ирештерер уңышлы эшчәнлек телибез.

Зарипов Рамил Әхләф улы, “Борай фермеры” бренды астында хәләл ярымфабрикатлар җитештерүче гаилә бизнесының җитәкчесе,  крестьян-фермер хуҗалыгы  башлыгы:

 - Радий Фәрит улы республикабыз белән җитәкчелек итә башлагач икътисадның һәр тармагында алгарышлы үсеш башланды, яшь фермерларга яңа мөмкинлекләр ачылды.  Мин гаиләбез бизнесында әтиемнең эшен дәвам итеп, 2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы ачтым,  әтием белән әнием җитәчелек итүне миңа ышанып тапшырды. Шул елны , 2016 елда, 1, 5 миллион дәүләт ярдәме алып, сыер маллары сатып алдым. 2021 нче елда “Гаилә фермасы “ конкурсында җиңеп, дәүләттән  7 миллион  ярдәм алдык. Бу акчага мал санын арттырдык , техника сатып алдык. Бүген без 60 төргә якын ярымфабрикат җитештерәбез, 850 гектар җир эшкәртәбез, 250 баш сыер малы, 500 баш сарык, 60 ат асрыйбыз. Шушы көннәрдә башкалабыз Уфада бишенче “Борай фермеры “ кибете ачыла, район үзәгендә бер кибетебез эшли. Безнең гаилә бизнесы 50 кешегә эш урыны булдырды.  Бүген эшләргә теләгән кешегә яңа юллар ачыла, күп мөмкинлекләр бирелә, куллана белергә генә кирәк. Тырышырга кирәк!

 Безнең турыда Радий Фәритович үзенең социаль челтәрләрендә болай дип язган иде:” Уңышлы фермер булу өчен нәрсә кирәк—мин шулай җавап бирәм—иң беренче чиратта зур теләк һәм , әлбәттә, үҗәтлек. Ә ярдәмне без мотлак күрсәтәчәкбез”.   Һәм  без һәрдаим аның игътибарын тоеп эшлибез.

 Идрис Батыршәех улы Кәлимуллин, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, "Сәйяр"яшьләр иҗаты үзәге идарәсе рәисе.

 - Радий Фәрит улы туган иленә, туган җиренә кайтып, җиң сызганып республикабызны җитәкли башлагач, яңа, заманча, креатив, алдынгы алымнары һәм адымнары белән барлык өлкәләрдә дә, шул исәптән, театр сәнгатендә дә үзгәреш кертте. Дөньяда барган катлаулы вакыйгаларга карамастан, республикада яңа иҗади коллективлар ачыла, зур спорт комплекслары төзелә, күпләре төзекләндерелә, авылларда мәдәният йортлары яңара, җиһазландырыла.

Күпмилләтле республикабызда яшьләр өчен бөтен шартлар да бар һәм Радий Фәрит улы Хәбиров моңа бар көчен һәм тырышлыгын сала. Әйткәндәй,  сәнгать өлкәсендә үзләрен күрсәтә беләгән, халык сөюен яулаган сәләтле яшьләргә дәүләт тарафыннан төрле грантлар, бүләкләр тапшырыла һәм исемнәр бирелә. Җитәкченең моны күрә һәм бәяли белүе тагын да армый-талмый эшләү өчен ышаныч, дәрт һәм өмет уята.

Бердәм булыйк, бергә булыйк. Республикабыз Башлыгына сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Комил Олим улы Сираҗетдинов, “Хәзинә Тур” җитәкчесе:

 - Соңгы елларда республикада эчке туризмга да, тышкы туризмны үстерүгә дә игътибар арта. Радий Фарит улының республикабыз Башлыгы булып килүе туризм тармагының үсешенә аеруча зур йогынты ясады.

 Мин туризм белән 2007нче елдан шөгыльләнәм. Һәм шуны әйтәсем килә: соңгы вакыттагы үзгәрешләр һәрбер кешегә күренеп тора: парклар төзекләндерелә, юллар төзелә, музейлар булдырыла, ике геопарк ачылды. Бу тармакта зур эшләр эшләнә. Без моңа бик рәхмәтле. Чөнки бу уңай үзгәрешләр яңа маршрутлар ачарга һәм Башкортстанга туристларны күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итә.

Безнең республиканың табигате искиткеч бай, соклангыч. Һәм шул гүзәллек белән хозурлану өчен уңайлылыклар булдырылу республика халкын һәм кунакларын тагын да ныграк үзенә тарта. Башкортстанның данын еракларда да беләләр икән, бу да җитәкчелек тарафыннан зур эшләр башкарылуын дәлилли.

Гомумән, республикада туризм тармагында гына түгел, ә һәрбер өлкәдә алга китеш күренә. Без икътисадның күп кенә юнәлешләре буенча илдә беренче урыннарга якынайдык. Димәк, Башкортстан алга омтыла!

 Фирдәвес Нурлыгаян улы Локманов, Уфа урман хуҗалыгы техникумының физик тәрбия бирү җитәкчесе, Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре:

 - Үзе дә спортчы булгангамы, Радий Фәрит улы Хәбиров республикада яшьләргә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартларны тудырырга омтыла. Өлфәт Мостафин исемендәге республика спортка әзерләү мәктәбе ачылды, зур спорт мәйданчыклары төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Милли көрәш буенча дөнъя чемпионаты оештырылды. Анда безнең көрәшчеләр катнашып, призлы урыннар алды. Бигрәк тә авыл спортын үстерүгә зур игътибар бүлә ул. Шулай ук спорт өлкәсендә грантлар булдыру, спортны пропагандалау, яшь спортчыларга һәръяклап булышлык итү – болар барысы да киләчәктә спорт җиңүләре һәм халыкның сәламәтлеге өчен ныклы нигез булып тора.

 Илүзә Фоат кызы Әбүбәкирова, Чакмагыш районы Калмашбаш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры:

   Республикабызда медицина өлкәсенә игътибар зур булуда, халыкларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бүленүдә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның өлеше чиксез зур.

   Мин үзем, Бәләбәй медицина колледжын тәмамлап кайтканнан соң, Чакмагыш район үзәк дәваханәсендә “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә, туберкулезга каршы көрәш кабинетында эшләдем. Аннан, авылдашларыма медицина ярдәмен күрсәтү теләге белән янып, туган авылым Калмашбашка фельдшер булып эшкә кайттым.

    2023 елда авылымда өр-яңа ФАП ачылды, бу бар халык өчен иң куанычлы вакыйгаларның берсе булды. Хәзер биредә миңа тырышып эшләр һәм пациентларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: җылы һәм салкын сулар агып тора, канализация үткәрелгән, заманча мединина корылмалары урнаштырылган. Биредә диспансеризациянең беренче этабын үтәргә мөмкинлек бар.

   Калмашбаш авылы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Радий Фәрит улын туган көне белән котлыйм һәм медицина өлкәсенә нык игътибарлы булганы, кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту юлында армый-талмый эшләве өчен зур рәхмәт белдерәм.

 

 

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас