Җәмгыять
19 март 2024, 08:50

Мошенникларга 6 миллион сум акча бүләк иткәннәр

Бу әле үткән тәүлек эчендә генә. Ә елына күпме акча югалтабыз?

Мошенникларга 6 миллион сум акча бүләк иткәннәрМошенникларга 6 миллион сум акча бүләк иткәннәр
Мошенникларга 6 миллион сум акча бүләк иткәннәр

    Үткән тәүлектә республика халкы мошенник гамәлләреннән 6 миллион (!) сумга якын акчасын югалткан. Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьләренә гомум җинаятьчелеккә бәйле 22 хәбәр килгән.

   Уфада яшәүче ир полициягә мөрәҗәгать итеп, 1,5 млн сумнан артык акчасын югалтуын хәбәр итә. Баксаң, иргә “телефон компаниясе, банк, хокук саклау органнары, “дәүләт хезмәтләр”е порталы хезмәткәрләре без” дип алдап, аферистлар шалтыраткан һәм смс белән килгән кодны әйттереп, аның вкладын үзләштергәннәр.

   Тагын бер уфалы ханым  өстәмә акча эшлим итеп,  1 млн сумнан артык акчасын югалткан. Ул  аферистлар күрсәтмәсе буенча телефонына махсус кушымта урнаштырган һәм кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр кертәм дип, 800 мең сумнан артык кредит акчасын, үзенең 240 меңен һәм 240 мең сум бурычка алган акчасын аферистларга биргән...

     Республикада яшәүче тагын ике кеше мошенникларга 750шәр  мең сум акча күчергән. Ике очракта да мошенниклар үзләрен  телефон компаниясе, аннары “дәүләт хезмәтләре” порталы, банклар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас