Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан без сайтта "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырдык. Укучыларыбыздан фотолар бик күп килде. Шуңа күрә конкурсны 5 этапка бүлеп үткәрдек.
Бүген исә бу конкурсының соңгы 5нче этабы җиңүчесе билгеле булды. Иң күп тавыш җыеп, беренче урынга Ярмәкәй районының Иске Шах авылыннан Рәйфә Фәсхетдинова лаек булды. Фотода аның бертуган апалары: Фәйрүзә Галимова, ЗәйтүнәМиңнуллина, РәйсәГәрәева һәм Роза Кәлимуллина.
Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм финалда көтеп калабыз.