Бүген, 18 мартта, Башкортстанда, зур илебезнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Кырымның Русия белән берләшүенең ун еллыгына багышланган "Кырым язы" концерты узды. "Бердәм Русия" партиясе активы һәм тарафдарлары, шәһәр халкы, иҗтимагый һәм сәяси оешмалар, яшьләр берләшмәләре, хезмәт коллективлары вәкилләре бөтен ил өчен мөһим булган бу вакыйганы билгеләп үтү өчен бергә җыелдылар.
Җыелганнарны бу юбилейлы дата белән БР Башлыгы, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров котлады.
– Мин 10 ел элек булган вакыйгаларны бик яхшы хәтерлим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бу вакыйгаларны юкка гына "Кырым язы" дип атамыйлар. Сүз март аендагы вакыйгалар турында түгел, ә бу вакытта русиялеләрнең һәм кырымлыларның күңелләрендә чын яз булганлыгы турында. Без, чыннан да, берләштек. Сугыштан арыган Кырым халкы, севастопольлеләр, илебез Президенты әйтүенчә, “туган ватанга" кайтырга карар кылды, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 18 мартта РФдә Кырымның Русия белән берләшүе көне билгеләп үтелә. Бу көнне ун ел элек Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин яңа субъектлар составына – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен кабул итү турында килешүгә кул куйды.