Җәмгыять
15 март 2024, 06:00

Авыл осталары белән матур

Авыргазы районы Атҗитәр авылында яшәүче Хәмит Бәхтияров үзенең агачтан эшләгән әйберләре белән тирә-якта киң билгеле. Аның эшен дәвам итүчеләр табылырмы?

Авыл осталары белән матурАвыл осталары белән матур
Авыл осталары белән матур

    Без, адәм балалары, тормыш ыгы-зыгысына, көндәлек вак-төяк мәшәкатьләргә күмелеп, дөнъя көтәбез дип, әйләнә тирә-ягыбызда никадәр сәләтле кешеләр яшәвен кайвакыт күрмибез дә, сизмибез дә. Ә бит алар – һәр  нәрсәдән шедевр ясап куя торган осталар – бихисап  күп.

     Бүгенге язмабыз героеның үзе белән танышканчы, безнең игътибарга иң башта аның эшләре сурәтләнгән фотолар килеп җитте. Без аларга карадык та, “ах” иттек – оста куллар тудырган ул әйберләрдә никадәр матурлык, камиллек һәм төгәллек! Көндәлек тормышта кулланыла торган гади генә әйберләрне дә шулкадәр нәфислек белән эшләп булыр икән. Шулай дип уйладык һәм останың үзе белән танышырга, хәл-әхвәлләрен белешергә, осталык серләре турында кызыксынырга дип,  юлга чыктык.

     Авыргазы районының Атҗитәр авылында яшәүче 62 яшьлек Хәмит Бәхтияров – агачтан, тактадан юнып эшләү остасы. Бу атнаның ямьле, кояшлы сишәмбесендә без Бәхтияровларның җыйнак кына ишек алдына килеп туктадык. Оста үзе, тормыш иптәше Мәүлидә ханым, Оренбург якларыннан ике оныгы белән кунакка кайткан кызлары – барысы да  безне күптәнге якыннарын күргәндәй, ачык йөз белән каршы алдылар. Бәхтияровларның тату, ихлас гаилә булуы күренеп тора.

    Чиста-пөхтә йортның залында – оста куллары эшләгән искиткеч матур сандык, урындыклар, сыерчык оялары, әкияттә генә була торган убырлы карчык өе, шкатулкалар, “копилка”лар, кәнәфиләр...  Баш очында түшәмдәге лампада – оста куллары белән ясалган “бәхет кошы”. Пөхтә итеп бер рәткә тезеп куелган ул әйберләрдән күз карашын алып  булмый. Хуш исле агач исе бөркелеп торган  эшләнмәләрнең һәрберсен тотып, сыйпап карыйсы иттек.

    Сүз иярә сүз чыгып, хуҗалар үзләренең бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерүләре турында әйттеләр. Балалары бүгенге көндә икесе дә башлы-күзле, инде үзләре әти-әни булганнар. Хәмит һәм Мәүлидә – өч оныкка нәнәй-картәти.

 - Шушы Атҗитәр авылында тудым, шунда үстем, - дип сөйләде безгә хуҗа. - Урта мәктәпне тәмамладым, армия хезмәтен үттем. Хезмәт юлыма килгәндә исә, тимер юлда да эшләргә туры килде, техникум тәмамлап, райпо системасында да эшләдем. Хезмәтемнең күп өлеше урман эше белән бәйле булды – Стәрлетамак урман хуҗалыгында мастер булып эшлим. Хаклы ялга чыгарга берничә ел бар әле.

    Хәмит Бәхтияров үзе сөйләвенчә, агачтан, такталардан юнып ясау,  аның төп эшеннән кала, ялларда шөгыльләнә торган иң яраткан мавыгуы икән. Әтисе Миңнеәхмәт абый да шундый ук оста куллы булган. Кызганычка каршы, ул яшьли генә – илле бер яшендә үлеп киткән.  Хәмит абый 14-15 яшьләрдә үк әтисез торып калган.  Алар гаиләдә җиде бала үскәннәр. Хәмит абый – алтынчысы.  Әлеге вакытта – җидесесе дә исән-сау.

 - Бала чакта, үсмер елларымда ук дрель белән тишеп, бизәкләр ясап, төрле әйберләр эшләргә тырышуымны хәтерлим, - ди ул елмаеп. – Хәзер инде ул ныклап торып хоббига әйләнде. Эштән соң, ялларда аяклар остаханәмә атларга гына тора.

     “Ныклап” дигәненең үз вакыты бар икән – ел ярым элек Хәмит Миңнеәхмәт улына йөрәгенә операция ясатырга туры килгән.

 - Больничныйда булгач, эшкә йөрмим бит инде ул вакытта. Үземне яхшы хис итәм кебек. Эшсез нишләп ятыйм? Менә шул вакытта агачтан, тактадан әйберләр эшләү эшенә ныклап тотындым.

   Остарганнан остара барган Хәмит Миңнеәхмәт улының бүген эшләмәгән әйбере юк: өстәлләр, урындыклар булсынмы ул, сандыклар, тахталар, кош оялары, шкатулка-тартмалар, кәнәфиләр, көянтәләр, азык-төлек куеп кисә торган такталар, мини-тегермәннәр, тавык йомыркалары җыяр өчен оялар, салфетницалар...  Кемгә нәрсә кирәк, шуны эшлим, ди оста. Күбрәк көнкүрештә кирәк булган әйберләр, әйтик, урындыклар эшләп бирүен сорыйлар икән.

   “Бер әйберне эшләгәндә шунда ук икенчесен дә ясарга тырышам. Күңелем шулай тели. Аның каравы, ул әйберне өченчегә эшләмим”. Останың шундый үзенчәлекле ягы бар.

 - Нык ошатып эшләгән конкрет әйберегез бармы? – дип сорыйм аңардан.

 - Юк, кулларым тудырган һәр әйбергә мөнәсәбәтем тигез, чөнки һәрберсен күңел җылымны, тырышлыгымны, игътибарымны биреп эшлим.

 - Менә бу шкатулканың матурлыгы! Аны эшләү күпме вакытны ала? Берәр атна вакыт китәдер? Бик нык төгәллек сорый торган эшкә охшаган.

 - Юююк, бер-ике көн. Ә менә сандыкны эшләү озаграк – такталарны әзерлисең, ябыштырасың, аннары кипкәнен көтәсең, тагын кисәсең, тагын ябыштырасың... Үзенә күрә иҗат эше ул.

    Хәмит Бәхтияров эшләгән кош ояларын гади генә дип әйтергә тел дә әйләнми – аларның һәрберсе кабатланмас әкияти сыннарны хәтерләтә. Кызыксынып, сокланып, шул ук вакытта гаҗәпләнеп тә сәгатьләр буе карап торырга була аларга. “Гади такталардан шундый матурлыкны тудыру өчен нинди сәләткә ия булырга кирәк соң?” дигән уй килә башка.

     Оста куллары тудырган әйберләр турында күпләр хәбәрдар: Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән кала хәтта Казан белән Мәскәүдән дә заказ биреп эшләтәләр икән. Райондашлары һәм күрше-тирә районнарда яшәүчеләр турында әйтеп торасы да юк – бу якларда оста куллы Хәмитне бик яхшы беләләр.

                        “Кошлар оялады, рәхмәт!” диләр

      Күпме сөйләшеп утырганбыздыр, әмма безнең кызыксынуыбыз да, сорауларыбыз да арта гына төште. “Әйберләрне эшләү өчен агач каян аласыз?” дип сорыйбыз.   “Делянка сатып алам, такталарны үзем әзерлим, - дип аңлатты ул. – Иң яхшысы – зирек агачы. Аның төсе икенче, ул башка агачлардан аерылып тора.  Имән, чаган да бара. Катырак агачтан, әйтик, зирек белән имәннән эшләнгән әйберләр сыйфатлырак килеп чыга. Урындык-өстәлләрен ремонтка алып килүчеләр дә очрый. Алдарга да ярдәм итәргә тырышам”.

 - Нәрсәнедер эшли башлап, шул эшнең килеп чыкмаган вакыты буламы? Бу нәрсәгә бәйле – кәеф юклыккамы, тактаның сыйфатынамы?

 - Алай да булгалый, - ди оста уйчанланып. – Башлыча, игътибарсызлыктан шулай килеп чыгарга мөмкин. Ә инде эшем мин теләгәнчә килеп чыкса, тынычланып калам. Күңел була.

     Останың иң ышанычлы ярдәмчеләре – куллары һәм станогы. Хәмит Миңнеәхмәт улының остаханәсендә дә станок тора.  “Станокларны байтак еллар элек алып куйган идем. Хәзер менә кулланыр вакыт җитте, - ди ул. – Күп кенә әйберләрне бүләккә дип эшлим. Аллага шөкер, әлегә кадәр эшемнән канәгать булмаучылар табылмады. Риза булып, шатланып, рәхмәтләрен җиткереп торалар. Минем өчен шуннан да зур шатлык юк. Кемгәдер кош оясы эшләп бирсәм, күпмедер вакыттан соң: “Кошлар оялады, рәхмәт!” дип сөенеп, хәбәр бирсәләр, и-и-и, күңел була инде.

 - Сезне шөгыльне дәвам итүче бармы? Бәлки, улыгыз үз итәр?

 - Аңа өмет багълыйм инде, - ди Хәмит абый. – Бәлки, минем дәвамчым булыр. Теләге, нияте бар. Туган авылымда балаларга әйтеп карыйм да бит... Килеп йөрегез, гади генә булса да, берәр нәрсә эшләп карагыз, дим. Кызганычка каршы, кызыксынган кеше юк. Агачтан, тактадан әйберләр юнып эшләүдә интернет нык ярдәм итә. Эзләнәсең, үзенчәлекле матур дизайн күреп калсаң, нәрсәнедер аласың, кабатлап эшләп карыйсың, үсәсең, камилләшәсең...

Мин эш башлар алдыннан булачак әйберемне тулысынча күз алдына китереп эшлим.  Эш процессында гади вазелин мае, махсус җилем, балавыз кулланам. Лак кулланмыйм, чөнки ул исле. Әле менә язга аяк бастык. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында конкурска дип сыерчык оялары эшләүне сорыйлар. Акча салу өчен кумта эшләүне сорап, мәчеттән мөрәҗәгать иттеләр. Күтәреп, күчереп йөртергә тоткасы, йозак элә торган урыны булсын, дип үтенделәр.

     Хәмит Миңнеәхмәтович эшләгән әйберләр арасында урындыклардан башка һәр нәрсә – эксклюзив.

 - Бу шөгылемнән файда үземә әллә ни күп калмый да.  Ләкин! Аның каравы, никадәр хушлану, канәгатьләнү, күңел рәхәтлеге алам!  Монысы – иң мөһиме, - ди оста.

     Матди байлыктан бигрәк күңел канәгатьләнүен өстен куйган, авылдашларын гына түгел, райондашларын сөендереп яшәгән  оста Хәмит Миңнеәхмәт улы Бәхтияровка  “зур рәхмәт” диясе килә. Аның оста куллары ясаган әйберләр белән бергә башкалар йортына күпме күңел җылысы, тырышлык, матурлык, нәфис бизәкләр күчә. Димәк, оста турында якты истәлек озак еллар яшәячәк. Без, “Өмет”челәр дә, аңа ныклы тазалык, имин көннәр, күңел тынычлыгы калабыз. Авыл шундый осталары белән матур.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас