Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырган идек. Укучыларыбыздан фотолар бик күп килде. Конкурсны берысы өчен дә берьюлы үткәрү мөмкин дә түгел иде. Шуңа күрә конкурсны 5 этапка бүлдек.
Бүген исә "Апа-сеңел" конкурсының 4нче этабы җиңүчесе билгеле булды. Иң күп тавыш җыеп, беренче урынга Балтач районының Бигелде авылыннан Әлфия Сәетова лаек булды! Сеңелләре Илүзә Гаязова һәм Рәзинә Гафиятуллина белән төшкән фотосын җибәргән иде ул безгә. Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм финалда көтеп калабыз.