Җәмгыять
14 март 2024, 08:49

СВОдагыларга ярдәм - беренче чиратта

Бүгенге көндә кеше хокуклары буенча советның төп эшчәнлеге – СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау.

СВОдагыларга ярдәм - беренче чираттаСВОдагыларга ярдәм - беренче чиратта
СВОдагыларга ярдәм - беренче чиратта

Социаль фондның Башкортстан бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен булган социаль ярдәм чаралары турында искә төшерделәр.

Бүгенге көндә Фонд СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына 15 төрле социаль ярдәм чаралары бирә. Алар арасында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм инвалидларына айлык акчалата түләүләр, инвалидлык буенча пенсияләр, техник реабилитация чаралары, шифаханә-курорт дәвалануы һәм компенсацияләрнең төрле төрләре бар.

"Ватанны саклаучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә,-дип билгеләп үттеләр Башкортстан буенча социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә. - Мобилизацияләнгән кешенең йөкле хатыны, йөклелек вакыты 180 көннән ким булмаса, 44 807 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокуклы».

Бүгенге көндә кеше хокуклары буенча советның төп эшчәнлеге – СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау. РФ Президенты Владимир Путин былтыр совет утырышында нинди проблемалар сөйләнгәнен искә төшереп үтте. “Быел “Ватанны саклаучылар” фонды булдырылды, ул һәр төбәктә эшли”, - диде ул. Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары даими рәвештә Донбасста һәм Новоросиядә була.

 

prufy.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас