Бер ир-ат Бөре районы дәүләт автоинспекциясенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битенә “Мазда 3” шоферының юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуын сәрәтләгән видеоязма җибәргән. Ул: “Шофер шәһәрнең 8 Март урамындагы 32нче йорт янындагы светофорның тыю сигналына үтте” дип аңлаткан. Шулай ук хокук бозуның датасын һәм вакытын күрсәткән.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тәртип бозучыны ачыклаган. Ул шул төбәктә яшәүче 32 яшьлек ир булып чыккан. Светофорның тыючы сигналына үткән өчен, шулай ук тонировкаланган тәрәзәле автомобиль белән идарә иткән өчен “Мазда 3” шоферы административ җаваплылыкка тарттырылган. Арабызда битараф булмаучылар бар икән әле.