Җәмгыять
13 март 2024, 11:06

Интернет өчен “төпкел” төшенчәсе юк

Һәр төбәккә элемтә!  

Интернет өчен “төпкел” төшенчәсе юкИнтернет өчен “төпкел” төшенчәсе юк
Интернет өчен “төпкел” төшенчәсе юк

Һәр төбәккә элемтә!

 

Узган елда Башкортстанда, 43 меңгә якын торак хуҗалыклары югары тизлектәге интернетка тоташтырылган. Бу 2022 елга караганда сигез тапкыр күбрәк, дигән сүз.

Бу хакта республика санлы үсеш министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр.

2022 елдан башлап, 1172 торак интернетка тоташтырылган һәм тагын 25 меңе планда тора.

Бу күрсәткеч буенча Башкортстан башка Русия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Саннар министрлыгында Сибай–Акъяр автоюлын интернет белән тәэмин ителүе турында белдерделәр. Уфа-Белорет юлын  кәрәзле элемтә  һәм мобиль интернет белән тәэмин итү проекты эшләнгән. Яңа интернет мөмкинлекләре 165 километр автомобиль юлында урнаштырылачак һәм алты торак пунктына сузылачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас