Бәләбәй районының Акбасар авылында яшәүче олы яшьтәге Гөлсем Шәфикова махсус операциядә катнашучылар өчен җылы киемнәр бәйли.
Район башлыгы Азат Сәхабиев социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, 83 яшьлек Гөлсем апа егетләр өчен дистәләгән пар җылы оекбаш бәйләп озаткан.
"Мин бәйләм бәйләргә яратам. Күңел җылысын кушып бәйләнгән оекбашлар, һичшиксез, солдатларга ярдәм итәр. Энәм белән һәр " күз"не эләктергән саен Ходайдан егетләрнең өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын сорыйм. Мине бу эшкә беркем дә мәҗбүр итмәде, бәйлә әле дип тә сорамады. Чын күңелдән ярдәм итәсе килә. Әгәр без булмасак, тагын кем? Егетләребез анда өшеп йөрмәсеннәр. Безне өйдә көтәләр, безнең турында кайгырталар дип уйласыннар", - ди Гөлсем Шәфикова.
Аның ике улы Чечняда хезмәт иткән, өч оныгы армия хезмәтендә булып кайткан,ә 4 нчесе язгы чакырылышта китәргә тора. Шундый ак яулыклы, эчкерсез күңелле әбиләребезгә рәхмәт әйтеп, аяк-куллвры сызлаусыз булып, исән-сау яшәүләрен теләп калабыз.