Уфа халкы бу юл ачылганны дүрт күз белән көтә.
Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы 2042 елның 1 июненә кадәр түләүле булачак.
Юлның түләп үтә торган өлеше 13,9 чакрым тәшкил итә – Салават Юлаев проспекты киселешеннән алып М-5 трассасы киселешенә кадәр. Документта шулай ук түләмичә йөрү мөмкинлеге булган 3 альтернатив юл да расланган. Беренче маршрутта Уфа – Аэропорт трассасы аша М-5 трассасына чыгу каралган. Юлның озынлыгы – 32 чакрым. Икенче вариант – Каменная переправа һәм Нагаево шоссесы районында (27,8 чакрым). Уфаны көньяклап урап узуның өченче варианты Перспективная урамы һәм Шакша янындагы автомобиль юлы.
Көнчыгыш чыгу юлын март ахырында ачарга исәплиләр. Көндез аннан үтүче җиңел автомобильләр өчен түләү – 100, төнлә 20 сум тәшкил итәчәк. Биеклеге 2 метрдан биек булган автомобильләр көндез – 250 сум, төнлә 50 сум түләргә тиеш булачак.
Җәмәгать транспорты, мәктәп автобуслары, махсус хезмәтләр һәм почта машиналары өчен юл түләүсез булып калачак.
Фото: bashinform.ru