Җәмгыять
12 март 2024, 05:15

Тучыбайда ни хәлләр бар?

Инде карлары эреп, каралып барган Уфадан 200 чакрым ераклыкта утырган Тучыбайда чып-чын кыш иде.

Тучыбайда ни хәлләр бар?Тучыбайда ни хәлләр бар?
Тучыбайда ни хәлләр бар?

Балтачның Тучыбай авылына эш сәфәре белән без февральнең иң соңгы, иң аяз һәм иң кояшлы көннәренең берсендә килеп төштек. Инде карлары эреп, каралып барган Уфадан 200 чакрым ераклыкта утырган Тучыбайда чып-чын кыш иде: авылны каплап алган ап-ак карлардан күзләр камашты, ә анда яшәүче кешеләренең ихласлыгы күңелләрне эретте. Бу көнне без мәктәптә ихлас очрашуда булырга да, авылның горурлыгы булган шәхесләре белән танышырга да, Тучыбай авыл җирлеге хакимияте башлыгы Җәлил Гафуров белән әңгәмә корырга да өлгердек.

   Җәлил Фидай улы безне үзенең кызыклы әңгәмәдәш, үз халкы һәм үз җире өчен җанын бирергә әзер торган җитәкче булуы белән сокландырды. Аның әтисе Фидай Гафуров авылда хөрмәтле укытучы  булган, шигырьләр язган. Улына Җәлил исемен дә ул юкка гына исем кушмагандыр. Улы исә, шигырьләр язмаса да, язмышын әтисе кебек укытучылыкка багышлаган һәм Тучыбай мәктәбендә 32 ел (!) рус теле һәм әдәбияты укыткан, укучылары йөрәгендә матурәдәбиятка мәхәббәт уяткан. Җәлил Фидай улы шулай ук физкультура дәресләрен дә укыткан, ни өчен дигәндә, гомере буена спорт, туризм белән, атап әйткәндә, республика дәрәҗәсендәге ярышларда альпинизм, кышкы туризм, җәйге туризм, җәяүлеләр туризмы, чаңгы туризмы белән җитди шөгыльләнгән. Ул – “Мәгариф отличнигы” һәм “Башкортстан Республикасында туризмны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” билгеләренә лаек булган педагог. Аның белән әңгәмәбездә сүз авылларның, анда яшәүче халыкның бүгенгесе һәм киләчәге турында барды.

   Мәктәптә балалар белән очрашуга вакытына Җәлил Фидай улы районда булган җаваплы җыелыштан ашыгып кайтып төште. Аның килгән кунаклар, укытучылар һәм балалар белән якыннан аралашуы, гармун көенә дәртләнеп биергә төшеп китүен күреп сокландык без, чөнки урыннардагы күп җитәкчеләрнең, үз дәрәҗәләрен белеп кенә, читтән күзәтүчеләр ролен башкаруын еш күрергә туры килгәне бар.

   -Мин бит бар булмышым белән укытучы:кешеләр белән якыннан аралашып, аларны ни кызыксындыруын, нәрсәләр борчуын белеп торырга, кирәк икән ярдәмгә ашыгырга өйрәнгән кеше,- дип әңгәмәбезне башлап җибәрде менә инде сигез елдан артык авыл хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Җәлил Фидай улы. –Дистә еллар мәктәптә эшләү тәҗрибәм хәзерге эшемдә бик нык ярдәм итә. Кешеләр белән эшләү өчен даими бәйләнеш тотарга, сөйләшә һәм килешә белергә кирәк.

   Ул җитәкләгән Тучыбай авыл советы җирлегенә 6 авыл керә. Тик шуларның берсендә, Чиялетауда, ни кызганыч, бүген инде беркем дә яшәми икән. Данлыклы җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның “Чияле тау” җыры исегезгә төштеме, дуслар? Нәкъ менә шушы авыл турында җырлаган икән моңлы сандугачыбыз.

   -Тирә-якта яшәүче бар халык гомер буена шушы тауда рәхәтләнеп чия җыйды, Хәмдүнә апа Борай районыннан булса да, туган авылы Чиялетауга якын, ул да биредә чияләр җыеп үскән кыз булган. Шуңа да аның башкаруындагы “Чияле тау” җыры безнең Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче һәркемнең җанына үтеп керде дә. Шуңа бу авылны без, инде анда яшәүчеләр булмаса да, бүген дә тәрбияләп тотабыз: зиратын ремонтладык, җирлекләрен чабып торабыз, - ди Җәлил Фидай улы.

-Калган авылларыгыз белән дә танышып үтик әле.

   -Тучыбай, Иске Каргалы, Югары Кансөяр, Түбән Кансөяр, Бүләк авылларында бүген барлыгы 743 кеше гомер итә. Шуларның 300гә якыны -Тучыбайда. Биредә “А7Агро РБ” оешмасы җирләрне сөрә, чәчә, эшкәртә. Урта мәктәп эшләп килә, мәчетебез бар, 2021 елда Мәдәният йортын яңарттык. “Мәдәният” милли проекты кысаларында 6,5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. Безнең халык уңган, җыр-моңга сәләтле, дәртле халык. 60нчы елларда салынган мәдәният йортыбыз нык бирешкән иде инде. Ләкин халык хәтта түшәменнән су аккан, ватык тәрәзәләре ямалган бинага йөрүдән дә туктамады, һәм менә инде яңартылганнан соң мәдәният учагыбыз тагын да ныграк гөрләп эшли башлады. Шуңа бик шатбыз.

   Калган авылларыбыз кечерәк. Мәсәлән, Бүләктә нибары 6-8 кеше яши.Ә сез бу авылны җәен килеп күрсәгез иде, урман эчендә утыра ул, оҗмах бакчасы диярсең! Шунысы шатландыра, соңгы елларда кешеләр анда йортлар сала башладылар, күпләп умарта тоталар. Киләчәктә Бүләк авылы үсәр, балаларның шат тавышларына күмелер дип ышанам!

Иске Каргалыда 140лап кеше яши, бик данлыклы авылыбыз ул. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, билгеле композитор Алик Локмановның туган авылы. 2022 елда, Тучыбай авылының 300 еллык юбилеен билгеләгәндә, без аның иҗат кичәсен дә үткәрдек. Бик күп билгеле шәхесләрне, зур талантларны җыйган чын бәйрәм булды ул көннәр.

   Каргалыда яшәүче укучыларыбыз һәм укытучыларыбызны бүген урта мәктәпкә уңайлы автобус йөртә. Кызганычка каршы, берничә ел элек биредәге клубны кар басып, ул җимерелде. Шулай да халыкның бәйрәмнәргә-җыелышларга килер урыны бар, монысы яхшы. Биредә шулай ук күркәм мәчет эшләп килә, аны Илфак Шәйбәков авылдашлар ярдәме белән салды.

   Бу авылда Партизаннар урамының тарихы аерым игътибарга лаек. Эш шунда, гражданнар сугышы вакытында авылдашыбыз Хәсән бабай батырларча көрәшкән, партизан булган. Аннан ул фин сугышында, шулай ук Бөек Ватан сугышында да катнаша, аннан рәис булып эшли. Бүгенге көндә аның кече улы шушы урамда яши. Хәсән бабайның оныклары да бик булдыклылар. Күптән түгел генә Нәфис исемле кече оныгы СВОда контракт буенча хезмәт итеп кайтты. алар, Авылдашлары Гыйлемшиннарны хөрмәтле, үрнәкле нәсел әгъзаларына зур хөрмәт белән карый.

Түбәнге Кансөярдә 130 кеше гомер итә. Анда мәчет бар, юлларына асфальт түшәлгән. Халкы тырыш, булдыклы.

Югары Кансөяр халкының бу көннәрдә шатлыгы зур: анда күптән түгел генә өр-яңа модульле вельдшер-акушерлык пункты ачтык. Яңа ФАП Югары һәм Түбәнге Көнсөяр, Бүләк авылларын хезмәтләндерәчәк.

   Югары Кансөяр авылында шулай ук район укучыларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере урнашкан. Аны киләчәктә ел әйләнәсенә эшләүче лагерь итеп үзгәртү турында сүз алып барыла. Биредә үткән ел авыл халкы зур теләк белән җыелышып мәчет салдылар, быел аны тантаналы рәвештә ачарга җыенабыз.

   -Бүген авылларны үстерү буенча махсус программалар эшләп килә, сез анда катнашасызмы?

   - ППМИ программасы буенча янгыннан саклану өчен депо эшләдек. Шулай ук “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән сүз бар безнең халыкта. Менә шуны истә тотып, әлеге программаларны кулланып, авылларыбызда соңгы берничә ел эчендә 9 зиратны ремонтладык. Кайсыбер авылларда икешәр зират бар, халкыбыз аларның барсын да тәртиптә тоту өчен тырыша.

   Чишмәләребез – планетабызның зәңгәр күзләре, диләр бит. Шуңа да чишмәләребезне чистарту-төзекләндерү, аларга икенче сулыш бирү өчен тырышабыз. Сигез ел эчендә 5 чишмәгә, 1 коега яңа сулыш бирдек һәм аларны даими рәвештә тәрбияләп-чистартып торабыз.

   ППМИ программаларында актив катнашу һәм җиңеп чыгу күләмле эшләр башкарырга ярдәм итә. Без әле өч авылда – Иске Каргалыда, Югары Кансөярдә һәм Тучыбайда – халыкның үтенечен исәпкә алып, 3 ял паркы төзедек. Кемнәрдер, бәлки, “авыл халкына ял паркы нигә кирәк инде” дип тә әйтер. Кирәк, дияр идем мин: чөнки һәрвакыт тырышып эшләгән авыл халкы матур һәм төзек ял итү паркларына бик тә лаек!

   Бүгенге көндә һәр авыл советы үзенең янгынга каршы депосы, андагы янгын сүндерү машинасы һәм махсус янгын сүндерү прицебы булган тракторы булу белән мактана алмый. Ә без, ППМИ программасында җиңеп, моны булдырдык.

Әйткәндәй, без быел да бу программада катнашырга гариза бирдек. Үткән зур җыелышта халык Тучыбайның Мәктәп урамында юлны ремонтлау кирәклеген яклап чыкты. Эшебез уң булсын, юлларыбыз гөл кебек булсын дип теләргә кала.

   “Реаль эшләр” программасында катнашып, узган елда мәдәният йорты өчен сыйфатлы яктылык музыкасы сатып алдык. Яшьләр дә, өлкәннәр дә шатланып кабул итте бу яңалыкны. Быел инде шул программа кысаларында бильярд өстәле алу хыялы белән янабыз. Бу мәдәният учагы тирәсенә ир-егетләребезне күбрәк җәлеп итү өчен кирәк. Бергә җыелган җирдә уй-фикерләр берләшә, киңәшләр корыла, аннан шуларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлекләр туып тора дигән фикердә мин үзем.

-Бүген сезне иң борчыган нәрсәләр турында да әйтегез әле, Җәлил Фидай улы.

   -Адәм баласына тырышып эшләр һәм уңышларга ирешер, тормышын матур итеп кору өчен беренче чиратта эше һәм туган авылына җилдереп кенә алып барыр-кайтыр өчен яхшы юллар кирәктер дип уйлыйм. Бу юнәлештә без булдыра алган кадәр тырышабыз, әлбәттә. Юлларны карыйбыз, ә менә эш мәсьәләсе, кызганычка каршы, ачык кала. Авылларыбызның типсә тимер өзәрлек 45 ир-егетенең чит якларда вахта ысулы белән эшләп йөрүен хуплау яклы түгелмен. Киләчәктә гаиләләре белән бергә берегеп, өй тулы балалар үстереп, югары хезмәт хакы алып үз җиребездә эшләсеннәр иде алар дигән теләктә калам.

   Шул ук вакытта рухи байлыкка да ия булу мөһим кешегә. Менә бүген сез, “Өмет” гәзите журналистлары, безнең якларга килеп яшь буын – укучыларыбыз – белән җанлы очрашуда катнаштыгыз. Мин күреп тордым – балалар дәртләнеп сезгә үзләренең уңышлары турында бәян итте, нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте, алар сезнең һәр сүзегезне йотлыгып тыңлады. Мондый очрашулар бик-бик кирәк, чөнки авылларыбызның киләчәге – алар кулында. Киләчәктә дә дуслык күперенә тузан төшермик!

                                                           Гөлара Арсланова.

 

 

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас