Стәрлетамак районы Аючы авылының мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды һәм Гаилә елына старт бирелде. Рәхмәт грамоталары һәм чәчәкләр белән 75 гаилә пары билгеләп үтелде, алар арасында 80 яшьне узганнар да, шулай ук СВОда катнашучылар һәм сугышчы-интернационалистлар гаиләләре дә, үрнәкле гаиләләр дә бар иде.
- Бүгенге көндә үсеп килүче буын һәм яшь гаиләләр өчен үрнәк булып торган лаеклы гаиләләребезнең күп булуын күрү куанычлы. Авыл халкы бер зур гаилә кебек. Актив, инициативалы, алар – “Аек авыл“ республика конкурсында катнашучылар һәм җиңүгә лаек. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телим, ә без, үз чиратында, авыл тормышын матур, җиңел һәм бәхетле итәр өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз, – дип билгеләп үтте “Бердәм Русия“ партиясе әгъзасы, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина.
Чарада шулай ук СВОда катнашучыларга «ZOVсердца» ярдәм халык берләшмәсе күргәзмәсе, районның фермерлары җитештергән продуктларны сату оештырылды, ә программаның төп өлеше булып биләмәнең матур гаиләләре йөреше булды. Бәйрәмне БРның атказанган артисты Артур Туктагулов һәм аның «Далан» иҗат төркеме чыгышы бизәде.
- Авыл халкына билгеле бер даталарда гына түгел, ел дәвамында да игътибар күрсәтү мөһим. Безнең авыллар зур потенциалга ия, анда талантлы һәм тырыш кешеләр яши. Күп балалы гаиләләр һәм озак гомерлеләр аерым хөрмәткә лаек, чөнки алар яшь буын өчен үрнәк булып торалар, – ди “Бердәм Русия“ әгъзасы, Аючы авыл советы авыл җирлеге башлыгы Илгиз Азнаев.