Җәмгыять
12 март 2024, 07:28

"Апа-сеңел" конкурсының 3нче этабы җиңүчесе билгеле булды

Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан, апаларыбыз, сеңелләребез хөрмәтенә, "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырдык.

"Апа-сеңел" конкурсының 3нче этабы җиңүчесе билгеле булды"Апа-сеңел" конкурсының 3нче этабы җиңүчесе билгеле булды
"Апа-сеңел" конкурсының 3нче этабы җиңүчесе билгеле булды

Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан, апаларыбыз, сеңелләребез хөрмәтенә, "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырдык.  Укучыларыбыздан фотолар бик күп килде. Шул сәбәпле, конкурсны берничә этапка бүлеп үткәрәбез. Уенның шарты буенча, җиңүче иң күп тавыш җыю нәтиҗәсендә билгеләнә.

Бүген, 12 мартта, конкурсның 3нче этабы тәмамланды һәм иң күп тавыш җыеп, җиңүчебез дә билгеле - Татарстанның Чирмешән районы, Түбән Кәминкә авылыннан Зөлфия Массарова. Зөлфия авыл мәдәният йортында китапханәче булып эшли. Фотода ул сеңелләре Әлфия Вәлирахманова һәм Гөлфия Гайнанова белән.

 

Җиңүчене финалда көтеп калабыз! 

 Бүген конкурсның 4нче этабы старт ала. Ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга уңышлар телик!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас