БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарыЛилия Кәримова төбәктә ташкын башлану вакытын билгеләде.
Язгы ташкынның март ахырында, апрель башында башлануы мөмкин. Ул, гадәттә, урамда җылы температура урнашканнан соң, көндезләрен дә, төнлә дә һава температурасы тотрыклы рәвештә “плюс”ка әверелгәч көтелә.
Бу чорда су ташудан 44 муниципалитетта урнашкан 313 торак пункты зыян күрергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәр атна саен рейдлар үткәрә.
Бүген ташкынга каршы көрәшү өчен 11 мең белгеч һәм 3 меңнән артык техника әзер. Кирәк булса, Дәүләт комитеты янгын-коткару вертолетын эшкә җигәчәк.
Фото: utv.ru/material