Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан, апаларыбыз, сеңелләребез хөрмәтенә, "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырдык. Укучыларыбыздан фотолар бик күп килде. Шул сәбәпле, конкурсны берничә этапка бүлеп үткәрәбез. Уенның шарты буенча, җиңүче иң күп тавыш җыю нәтиҗәсендә билгеләнә.
Бүген, 9 мартта, конкурсның 2нче этабы тәмамланды һәм иң күп тавыш җыеп, җиңүчебез дә билгеле - ул Аскын районыннан Рәзимә Иванова!
Алар гаиләдә 11 бала үскән. Конкурста 7 кыз: Зайнура, Нурания, Рәзимә, Райзана, Кадрия, Зәрия, Эльвиза катнашкан. Барысы да Аскын районында яши. Туганнар үзара тату, бердәм, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Аларның барысына да исәнлек, гаилә бәхете телибез.
Ә җиңүчене без финалда көтеп калабыз!
Бүген конкурсның 3нче этабы старт ала. Ул 12 мартка кадәр дәва итәчәк. Катнашучыларга уңышлар телик!