Җәмгыять
8 март 2024, 08:25

Һәръяклап уңган

Илеш районы Аккүз авыл биләмәсенең җир эшләре буенча белгече Гөлчәчәк Нигъмәтуллина тырыш та, чырыш та.

Һәръяклап уңганҺәръяклап уңган
Һәръяклап уңган

Авыл – җир сөюче, хезмәт яратучы уңганнары белән бай һәм көчле. Җимертеп эшли дә, гөрләтеп яши дә белгән кешеләр генә – туган ягын ямьләргә, аның бәһасен күтәрергә сәләтле. Илеш районы Аккүз авылында да шундый уңганнар яши.

25 еллык хезмәт юлын Аккүз авыл советы авыл биләмәсендә җир эшләре буенча белгеч һөнәренә багышлаган Гөлчәчәк Нигъмәтуллина да туган ягын яратып, аңа хезмәт итеп яшәве белән бәхетле тоя үзен.

Гөлчәчәк Фәнис кызы Аккүз авылында туып-үсә, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлар бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын туган колхозында башлаган булса, арытаба авыл советына эшкә күчә. Халык белән уртак тел табуы, билгеләнгән бурычларны үтәве, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итүе аркасында коллективта да, авылдашлары арасында да ихтирам яулый. Хезмәт казанышлары өчен күп тапкырлар төрле инстанцияләрнең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Гаиләсендә дә бәхетле гомер юлдашы, кадерле ана һәм картәни ул. Тормыш иптәше Рәмзил Мирзамөхәммәт улы белән җитеш дөнья корып, өч кызга гомер бирделәр, оныклар сөеп яшиләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас