Җәмгыять
8 март 2024, 08:45

Һөнәрен яратып башкара

Илешнең хат ташучысы Индира Ганиевага сокланмау мөмкин түгел.

Һөнәрен яратып башкараҺөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

 Почта хезмәткәре - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе. Хатлар, гәзит-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә хат ташучы кулы аша уза.

Шундый һөнәрне сайлаган Илеш районы Тәҗәй авылы почта бүлекчәсенең хат ташучысы Индира Ганиевага да сокланмау мөмкин түгел.

Бу тармакта ул 30 ел тырышлык күрсәтә. Һәрчак вакыт белән исәпләшми, нинди генә һава торышы булса да, ерак араларны җәяү үтә. Матбугат басмаларын, пенсияләрне, пособиеләрне һәм өлкән яшьтәге, аз мобильле кешеләргә кирәкле азык-төлекне, товарларны китерү бурычын да үти. Өстәвенә, коммуналь хезмәтләргә түләүләрне дә кабул итәргә туры килә. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары да бар, хәтта бер тапкыр санаториягә бару өчен путевка белән дә бүләкләнгән (иң күп товар сатканы өчен).

Индира Илгиз кызы җәмәгать тормышында актив, урындагы “Ак тирәк” халык фольклор ансамбле әгъзасы, җыр һәм биюләре белән сәхнәдә чыгышлар ясый.

Тормыш иптәшеннән дә уңган ул. Ганиевлар – үрнәкле гаилә, авылда үз йортларын салып кереп, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас