Уфада 7 һәм 8 мартта Дәүләт транспорт лизинг компаниясенең социаль акциясе узачак.
51 нче маршрут автобуслары пассажирлары Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме хөрмәтенә чәчәк бәйләмнәре сатып алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.
Бу акция Русиянең җиде шәһәрендә узачак. Уфадан тыш, Калуга, Волгоград, Әстерхан, Курск, Улан-Удэ һәм Кемерово хатын-кызлары да чәчәк бәйләмнәрен алып шатланачак.
Уфада бәйрәм автобусларын ерактан ук танып булачак, ишек янында - язу, мультимедия экранында баннерлар трансляциясе булачак.
Бу чәчәчкәр һәр хатын-кызның кәефен күтәрер, бәйрәм рухы эстәр дигән өметтә калыйк. Ә җитәкчеләргә бу идеяләре өчен афәрин!